Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Салкын тимәсен, дисәгез

Файдалы киңәшләр

Канәфер төнәтмәсе иммун системасын ныгыту өчен менә дигән чара. 5-6 канәферне,1 стакан кайнар суга салып бер сәгать төнәтәләр һәм көн дәвамында җылы килеш эчәләр. Канәферне вакыт-вакыт чәйнәп йөрергә мөмкин. Ул йоткылык өстенә кергән вирусларны юк итәргә булыша. Вакыт-вакыт лаванда, яшел чәй, әрем яки чыршы (пихта) эфир майлары  сөртелгән кулъяулыкны иснәгез.Янәшәгездәге кеше төчкерсә, яки ютәлләсә болай эшләү аеруча мөһим.

   Салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелгәндә , бер зур суган алыгыз. Юрган белән капланып, шуның астында суганны кулыгыз белән чистартыгыз. Башта кабыгын, аннары  һәр катламын  салдырыгыз. Күзегездән яшь акса да түзегез. Әлеге процедураны йоклар алдыннан башкару яхшы.

    Салкын тигәннән балан да бик файдалы.  Аның бал белән ясалган төнәтмәсе  коры ютәлдән, тавыш карлыкканда  файдалы.

   Туйганчы йокламау иммун системасын какшата. Шуңа күрә,кыш айларында  озаграк йокларга киңәш ителә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев