Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Салкын тиеп чирләүчеләр күбәя

​​​​​​​Гриппка каршы вакытында вакцина вакытында алып калмаганнарга хәзер инде төп игътибарны чирне йоктырудан саклануга юнәлтергә кирәк. Район үзәк сырахауханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 гыйнвардан ОРВИ белән чирләү очракларының 2 меңнән артып китүе, балалар арасында авыручыларның аеруча күп булуы күренә.

Гриппның иң еш очрый торган билгеләре: югары тән температурасы, йөткерү, томау төшү, тамак авырту, баш авырту, сулыш ешаю, мускуллар, тән сызлау, конъюнктивит, күз эренләү. Сирәк очракта ашказаны кайнату системасы эшчәнлеге бозылу, күңел болгану, косу, эч китү дә күзәтелергә мөмкин.

Авырый башлагансыз икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз. Авыру кеше аерым бүлмәдә дәваланса яхшырак, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев