Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кышкы салкыннарда өшүдән сакланыгыз

Быелгы кыш каты салкыннары белән килде.

Бүгенге көндә өшү куркынычы кимеп бара. Шулай да ниндидер сәбәпләр белән колак, бит, аяк-кул шикелле әгъзалар өшесә, бик сак булырга кирәк. Өшегән урынны коры чиста кул һәм чиста чүпрәк белән әкрен генә ышкыгыз. Кинәт ышкып яисә кытыршы каты материал кулланып тәннең тиресе купмасын. Өшегән җирне кар белән ышку шулай ук киңәш ителми.

Җылы урынга кайтып җителсә, өшегән кешегә иң элек шикәрле җылы чәй эчерегез. Аяк-куллары туңган булса, башта 20 градустан да артмаган җылымса суга тыгыгыз. Саклык белән җылы су куша-куша 15-20 минут дәвамында җылылыкны тән температурасы дәрәҗәсенә 36-37 градуска күтәрегез. Ләкин шуны онытмаска кирәк, суны артык кайнарлатып җибәрергә ярамый! Аннан өшегән кешенең тәнен корытып җылы кием кигерегез. Кабат кайнар чәй, кайнар ризык бирегез. Әгъзалары өшегән кешене беркайчан да тиз үк мунчага кертергә ярамый. Шулай ук беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, ике сәгать узмыйча йоклатырга киңәш ителми.

 

Әгәр дә кешедә мондый симптомнар күзәтелсә, ашыгыч медицина ярдәме чакыру сорала:


- көчле авырту бетмәсә;

- тирегә бармак белән басып алгач, тиренең төсе үзгәрмәсә;
- тире капламының төссезлеге кимемәсә;

- өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан барлыкка килмәсә;
- эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә.

 фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев