Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Җиңү солдатларына – бөтен уңайлыклар

2015 елда “Безнең кадерле ветеран” республика социаль проекты нигезендә район үзәк сырхауханәсендә ветераннар өчен өй шартларына туры китереп 12 палата эшләнгән иде.

Бүгенге көндә бу палаталарның хәл торышы ничек, аларга яңартулар кирәкме? Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек барганда шул хакта кызыксынып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә иганәчеләр – “Нефтемаш”, “Азнакайнефть”, “Нефтетранс”, УТТ, НПС, “РемСервис”, УАД, “Горизонт”, “Перекрыватель” вәкилләре белән берлектә, баш табиб Илдар Шиһапов катнашында стационарга рейд үткәрелде. Алар палаталарның барысында да булып, җитешмәгән якларны барладылар.

–Күренгәнчә, кайберләренә телевизор, суыткыч кирәк, өстәл-урындыклар җитешмәгәннәре дә бар, жалюзи, гигиена кирәк-яракларын яңарту, берләренә косметик ремонт таләп ителү кирәклеге ачыкланды, – диде Айдар Хәләфетдин улы рейдка нәтиҗә ясап. – Районыбыз оешма-предприятиеләрен бу изге эшне дәвам итәргә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырабыз һәм аларга өмет баглыйбыз. Илебезгә Җиңү яулаган ветераннарыбызга исән чакларында кадер-хөрмәт күрсәтеп калыйк. Аларның сихәтлеген күз уңында тоту, медицина тикшерүләре үткәреп тору, дәвалау – табиблар, шәфкать ияләренең бурычы булса, безнең бурыч – сырхауханәдә ветераннарыбыз үзләрен өйдәге кебек хис итсен һәм сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен шартлар тудыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев