Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Гөмбә чоры җитте

Көз – тыныч ау чоры: гөмбә җыю һәм кышка әзерли торган вакыт.

Ел саен Россия Федерациясендә гөмбәләр белән агуланудан зыян күргән 1 меңгә якын кеше теркәлә, 30га якын очрак үлем белән тәмамлана. Менә шуны күздә тотып, Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Азнакай районы бүлеге белгечләренә саклану чаралары хакында аңлатуларын сорап мөрәҗәгать иттек. Түбәндә аларның киңәш-табышларын җиткерәбез.

Агулануның күпчелек очраклары үзләре җыйган яки санкцияләнмәгән сәүдә урыннарынан сатып алып кыздырылган гөмбәләрне ашауга бәйле. Агымдагы елда бу сан кимеде. Монда халык арасында агарту эшенең мөһим ролен, гражданнарның гөмбәләрне сайлау, аларны саклау һәм әзерләү шартлары буенча киңәшләрдән дөрес файдалана белүләрен билгеләп үтәргә кирәк.

Гөмбәләр белән агулануны аеруча сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм балалар авыр кичерә. Балалар организмында аларны эшкәртү өчен кирәкле санда ферментлар юк. Нәкъ менә шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларны теләсә нинди гөмбәләр белән тукландырырга киңәш ителми.

Ничек агуланабыз соң?

Гөмбәләр авыр эшкәртелә торган продукт булып тора, аларда гөмбә клетчаткасы — хитин күп, ул эшкәртелми кала, һәм дә эшкәртелә торган матдәләргә аш кайнату сокларының керүен дә кыенлаштыра. Шуңа күрә гөмбәләрдән ясалган ризык аш кайнату тракты авыруларыннан интекмәгән сәламәт кешеләргә генә тәкъдим ителә.

Гөмбәне ничек дөрес җыярга?

• Аларны юллардан, магистральләрдан, читтәрәк урыннарда, экологик яктан чиста районнарда җыегыз.

• "Үрелгән” кәрҗиннәргә салыгыз — алар анда озаграк сакланачак.

• Гөмбәнең яхшы таныш төрен генә җыегыз.

• Аларның эшләпәсен генә түгел, ә сабы белән кисеп җыярга киңәш ителә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була).

• Өйгә алып кайткан гөмбәләрне шул ук көнне сайларга, төрләре буенча сортларга аерырга һәм яңадан карарга кирәк. Барлык черегән гөмбәләрне, пластинкалы гөмбәләрне, артык нык үсеп киткән, “картайган” гөмбәләрне, шулай ук ашарга яраксыз һәм агулы гөмбәләрне ташлагыз.

• Гөмбәләрне җыелган көнне кулинар эшкәртергә, һәр төр гөмбәне аерым әзерләргә кирәк.

Сатып алучыларга киңәшләр:

Исегездә тотыгыз, киптерелгән, тозлы, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне очраклы затлардан һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатып алырга ярамый.

Өй шартларында әзерләнгән ябык капкачлы банкларда гөмбә консервлары сатып алырга яки киптерелгән гөмбәләрне сатып алырга киңәш ителми.

Кибет һәм супермаркетларда сатып алсагыз, гөмбәләр салынган төргәкне игътибар белән карагыз, алар черегән яки бозылган булырга тиеш түгел. Төрүнең бөтенлеге бозылса яки пычрак булса, алмагыз.

Игътибарлы һәм сәламәт булыгыз!

Сүз уңаеннан, Татарстанда 2019 елның 5 августына гөмбә белән агулануның 8 очрагы теркәлгән, шул исәптән балалар арасында 2 очрак, 2018 елның шул ук чорында 14 очрак теркәлгән, шулардан 1 се бала. Күпчелек очраклар үзләре җыйган яки санкцияләнмәгән сәүдә урыннарынан сатып алып кыздырылган гөмбәләрне ашауга бәйле.

Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев