Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайлының авыру тарихы

Миңа дөрес төшләр керә. Бу авыру алдыннан да төш керде: пычрак чүпрәк сыктым. Мондый төш кергәч, авыру киләсен сизендем. Һәм ул авыр үтәчәк иде.

... Ул көнне иртән аякларым сызлаганга уянып киттем. Хәлсезлек сизеп, торып температураны үлчәсәм, 37. 8 градус. Узган көн азрак җилдә торган идем, салкын тигәндер дип уйлап, вирусларга каршы дару алып эчә башладым. Эйе эләкте миңа ниндидер ят чир. Үзем шикләнәм : теге эшәке чир түгел микән дип. Каян, Ничек? Белмим. Соңгы көннәрдә кешеләр белән аралашу күбрәк булды шул.

Хәл алай ук начар түгел, температура нык күтәрелми. Әмма өйдән чыкмаска тырышам һәм өйгә кеше дә китермим. Шулай бер атнага якын вакыт үтеп китте. Икенче атнада башланды инде хәлләр... Температура 38.5; 39градуска кадәр күтәрелә. Төнлә шыбыр тиргә батып, уянып китәм. Йөрәк шашып тибә. Салкын тию симптомнары юк. Азрак дарулар капкалап, йоклап китәм. Иртән бар да әйбәт кебек, температура да төшкән. Әбәттән соң янә температура, аның белән бергә кан басымы күтәрелә.

Ризык үтми, су гына эчелә. Ирексезләп берәр нәрсә кабып куясың инде. Киттем поликлиникага. Сизәм, баскычтан күтәрелү авырая бара, хәл юк. Участок табибы Радик Фаяз улы Халиков игътибар белән мине һәм үпкәләрне тыңлап, рентгенка җибәрде. Ул берни дә күрсәтмәде. Мин өйдә табиб кушкан таблеткалар белән дәваланып ятам. Хәлем әйбәтләнгән кебек булса да, бик үк түгел. Өч көннән кабат поликлиникага киттем. Бу юлысы рентген ике яклы үпкә авыруын күрсәтте. Участок табибы инфекция сырхауханәсенә юллама бирде.

Бирү белән мени ул. Анда авырулар шыплап тулган, урын юк. Бары тик бик авыр хәллеләрне генә алалар булып чыкты. Баш табиб Шайдуллина Гөлнар Мөгавия кызы бер генә авыруны да игьтибарсыз калдырмый, җиңелрәк хәллеләрне жентекләп карап, ничек дәваланырга өйрәтеп җибәрә. Өенә кайтып торадырмы ул, ничек җитешәдер? Ул участок табиблары көне- төне ничек шул кадәр авыруны кабул итә алалардыр? Әле бит өйләргә дә йөрергә кирәк. Табибларны, медицина хезмәткәрләрен бүгенге көн геройлары дип һич арттырмый әйтергә була. Алар үзләренең һәм гаиләләренең сәламәтлеген куркыныч астына куеп, көн-төн, ял көннәре белән хисаплашмыйча эшлиләр. Ә инде “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренең фидакарьлеге хакында әйтеп тә торасы юк.

... Авыру һаман көчәя бара. Мин - сырхауханәдә. Палатада - 5 койка. Бер ханым инде тернәкләнеп килә. “Мине монда носилка белән китереп ташладылар”, - ди ул. Калганнары - бүгенге яңа авырулар. Бер әбинең бөтенләй хәле юк. Караватыннан тора да алмый. Шунысын әйтергә кирәк: бу авыру белән авыручыларның хәле китә, күпләренә сулыш алу кыенлаша. Гади кеше күзлегеннән һәм табиблар әйтүе буенча: бу үпкәнең ни дәрәҗәдә зыян күрүе һәм кандагы кислород күләменә бәйле дип аңладым. Кандагы кислород күләмен махсус прибор - пульсоксиметр белән үлчиләр. Ул - иң төп күрсәткечләрнең берсе булып тора. Бу чир бик тиз йога. Менә биредә дә ике ханымның якыннары өйдә авырый иде. Шәфкать туташлары, санитаркалар, башка персонал бик игътибарлылар, авыруларны нык карыйлар. Смена ахырына шәфкать туташларының йөзләре сулып, агарынып кала. Эш ифрат күп аларга. Нинди игелекле эш башкаралар алар. Системалар, уколлар, анализлар... Аларның шифалы куллары астында күпме кешеләр дәваланып, савыгып чыга.

Мин әле һаман да дәваланып беттем дип әйтә алмыйм. Тиздән бу чир белән көрәшә башлаганга бер ай була. Аз булса да температураның күтәрелеп алуы борчуга сала. Шунысын да әйтергә кирәк: авыру кешенең психикасына нык тәэсир итә. Күңелне ниндидер эчке курку биләп ала. Бар кеше дә нәкъ минем кебек авырый дип әйтә алмыйм. Төрлечә чагылыш табадыр. Әмма, өлкән яшьтәгеләргә аеруча сак булырга кирәк. Мин моны үз күзләрем белән күрдем. Барыбызга да: авыруларга да, табибларга да авыр. Моны үз башыннан кичкән кеше генә аңлыйдыр.

... Нишлисең бит җир йөзенә көтелмәгән афәт килде. Әмма аны җиңү һәммәбезнең үзенә дә бәйле. Кеше күп җыела торган мәҗлесләр, туган көннәрдән тыелып торыйк. Маска, перчаткаларны кияргә онытмыйк. Минем бер танышым, транспортта икешәр кат маска киеп йөрим ди. “Сакланганны саклармын”, - дигән бит Алла да. Тагын бер киңәшем: интернеттан теләсә нәрсә карап, шуларны эшләргә ашыкмагыз. Менә мин дә, температуралы килеш, содалы ингаляция ясап, ялгышканмын. Авыру бик тиз көчәя: үз белдегегез белән дәваланып, вакытны уздырмагыз. Сезнең иң беренче киңәшчегез – табиб. Алар инде нәрсә эшләргә кирәклеген яхшы белә. Бөтенебез бердәм булып, тиешле таләпләрне үтәп, күңелле мәҗлесләр, кичәләрдән тыелып, өлкәннәребезгә игътибарлы булып бу афәтне дә җиңәрбез, иншалла. Менә яздым да, уйлап утырам: кирәкме? Бу мәкаләмне укып, берничә кеше генә булса да авырмый калса иде. Сау-сәламәт булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев