Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайлыларга иммунитетны ныгыту буенча киңәшләр бирделәр

(Азнакай, 9 декабрь) Кыш җитү белән ишекләрне грипп шакый башлый. Авырмас өчен иммунитетны ныгытырга вакыт. Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, сезне бернинди чирләр дә куркытмас. Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып...

(Азнакай, 9 декабрь) Кыш җитү белән ишекләрне грипп шакый башлый. Авырмас өчен иммунитетны ныгытырга вакыт.

Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, сезне бернинди чирләр дә куркытмас.

Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып җибәрегез. Болай иткәндә исе бераз кимесә дә, файдалы матдәләре югалмый.

Имбирь тамырында бик күп витаминнар, минераллар, эфир майлары бар. Ул С витаминына, ретинол һәм В төркеме витаминнарына бай. Иммунитетны ныгыту өчен аны ашка, боткага, итле ризыкларга кушалар. Чәйгә кушсагыз, вирусларга каршы көрәшә торган яхшы эчемлек килеп чыгачак.

Лимонда С витамины бик күп. Аның согын ясау белән ук эчәргә кирәк. Болай итмәсәң, файдасы югала. Кайнар чәйдә дә витамины аз кала. Иң яхшысы, чәйне лимонны кабып эчәргә.

Бал ялкынсынуларга, стрессларга каршы тору сыйфатларына ия. Иртән бал ашап кую бик файдалы. Әстерхан чикләвеге, кешью, күрәгә, йөзем, караҗимеш, бал кушылган катнашма хәлсез, авыру кешеләр өчен кирәкле азык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларга иммунитетны ныгыту буенча киңәшләр бирделәр