Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда донорлар көнен билгеләп үтәләр

14 июнь – Донор көне. Азнакайлылар гомер-гомергә кан бирүдә актив булып, бу игелекле гамәлдә әле дә күпләр катнашып килә.

2010 елда оптимизация кысаларында районыбыздагы бу бүлек ябылып, хәзер инде кан бирүчеләр янәшә-тирәдәге берничә районга хезмәт күрсәтүче “Әлмәт кан үзәге”нә бара.

Мәгълүм булганча, 40 тапкыр кан яки 60 тапкыр плазма бирә икән, ул кеше Почетлы донор санала. Бу исемне йөрткән азнакайлылар 269 дан артып китә (24е СССР чорындагы, калганы – Россия Федерациясенеке).  Күпләренең каны бәби тапкан әниләрдә, катлаулы операцияләр кичергән райондашларда йөри. Канны үзләре теләгән чакта да, үзәк сырхауханәдән булган үтенечләр буенча да бирәләр. Үзәк Әлмәт шәһәренең  Ленин урамы, 157 йортта урнашкан. Биредә көн саен 40 лап кан бирүчене кабул итәләр. Аларга шунда ук акчалата түләү дә каралган.

 Әйе, кан бирү – бик игелекле гамәл. Ни дисәң дә, сүз кеше гомерен саклап калу турында бара. Донорларыбыз ярдәмендә әлеге бүлек районның кан препаратларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндереп, әнә шулай райондашларыбызга сихәтләнү, яшәү мөмкинлеге биреп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев