Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда Бөтендөнья бала имезү атналыгы старт алды

Бөтендөнья бала имезү атналыгы 1 августтан 7 августка кадәр үткәрелә.

Аның максаты – хатын-кызларга бала сәламәтлеге өчен күкрәк сөте имезүнең өстенлеге турында сөйләү.

Район үзәк сырхауханәсе белгечләре дә Бөтендөнья бала имезү атналыгына кушылып, ел саен күкрәк сөте имезүче әниләр өчен төрле чаралар үткәреп килә. Шундый матур очрашу шәһәрнең 18 нче балалар бакчасында узды.

Район балалар сырхауханәсе педиатры, үзәк сырхауханәнең профилактик-методик кабинет мөдире Луиза Морадымова яшь әниләргә ана сөтенең составы, аның сабый организмына һичшиксез кирәклеге, бала имезгәндә туклану таләпләре хакында тәфсилләп аңлатты.

Файдалы киңәшләр белән үрелеп барган очрашу биредә тәрбияләнүче сабыйларның җыр-биюләре белән үрелеп, бик матур үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев