Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда балалар поликлиникасы яңартылды

Бүген капиталь ремонттан соң районның балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, баш табиб Илдар Шиһапов, район җитәкчеләре, ремонтка үз өлешләрен керткән оешмалар вәкилләре, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары да катнашты.

Бинаның тышкы өлешеннән үк аның заманча да, уңайлы да итеп төзекләндерелүе күренеп тора. Шунда ук коляскалар, чаналар кую урыны бар. Ул үзе бер аерым бина булып, кышын җылытыла торган итеп эшләнгән. Поликлиникага керү ишеге үзеннән-үзе ачыла. Бәбиләрен күтәргән әниләр өчен бигрәк тә уңайлы. Регистратура тирәсе дә иркен, янәшәдә үк гардероб.

Утыргычлар, сабыйларны төрү урыннары куелган коридор, якты, җылы табиб кабул итү бүлмәләре дә затлылыгы белән күзгә ташлана.

Мондый күңелле вакыйгалар һәрчак хезмәт уңганнарын тәбрикләүләр белән үрелеп бара. Марсель Зөфәр улы, Илдар Фираил улы гомерләрен балалар сәламәтлеге сагына багышлаган ветераннарга, коллективның бүгенге белгечләренә игътибар, ихтирам күрсәтеп, бүләкләр тапшырдылар. Ремонт үткәрүдә катнашкан район оешмаларына да рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Үзләренә шундый яхшы эш шартлары тудырган өчен шәфкать ияләре җитәкчеләргә, төзүче-ремонтчыларга изге теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев