Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай районында “Демография” милли проекты нигезендә 11 меңнән артык өлкән кеше медицина тикшерүе үтәчәк

“Демография” милли проекты нигезендә 21,5 мең татарстанлы медицина тикшерүе узган.

Авыллардан 93 мең пенсионер махсус билгеләнгән машиналарда алып киленә.

Быел республикада “Өлкән буын” төбәк проекты буенча 21 мең 589 өлкән кеше шундый тикшерү узды. Шулай ук инвалидлар һәм өлкәннәрне карау-тәрбияләү буенча озак вакытлы программа да гамәлдә. Ел дәвамында әлеге проектта 2 мең 748 пенсионер катнашачак. Аларга караучылар билгеләнә, моннан тыш, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары базасында өлкәннәрнең көндезге булуы да оештырыла.

Азнакай районында быел 65 яшьтән узган 11505 кеше медицина тикшерүе үтәргә тиеш. 1 апрельгә аларның 5 меңнән артыгына шундый хезмәт күрсәтелде.

Авылда яшәүче 2824 өлкән яшьтәгеләрне алып килү дә оештырылды. 1 апрельгә 646 сы медицина учреждениеләрендә сихәтлеген тикшертеп өлгерде. Аларны махсус машина йөртә.

Өйләрендә түшәктә авырып яткан өлкәннәргә дә караучылар билгеләнде. Быелның беренче кварталында караучылар хезмәтеннән 325 өлкән кеше файдаланды.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев