Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда медицина хезмәткәрләре көнен бәйрәм иттеләр

Медицина хезмәткәре булу элек-электән мәртәбәле һәм бер үк вакытта җаваплы һөнәр исәпләнә, чөнки аның кулында – кеше гомере.

Ул медицина хезмәткәрләреннән белем генә түгел, искиткеч түземлелек, күңел җылылыгы, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек тә таләп итә. Менә шушы изге, игелекле һөнәр ияләре - барлык табиблар, медицина хезмәткәрләре, районыбызның әлеге өлкә ветераннары район-шәһәр Мәдәният йортына һөнәри бәйрәмнәренә җыелды. Ул быел да рәхмәт һәм соклану сүзләренә, тәбрикләүләргә бай булды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, баш табиб Илдар Шиһапов  изге теләкләрен җиткерделәр. Хезмәтен зур фидакарьлек белән башкарган һәм төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган хезмәткәрләр котлаулар кабул итте.

–Азнакайга һәрчак канатланып киләм. Биредәге үзгәреш-яңарышларга сокланам. Коллективның югары профессиональ, бердәм булуы куандыра, – диде башкаладан килгән кунак – Казан Дәүләт медицина академиясе профессоры, медицина фәннәре докторы Илгиз Гатауллин. Ул районыбыз табибларының белемнәрен күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә.

 Тармак ветераннарына аерым хөрмәт-игътибар күрсәтелде. Быел районның сәламәтлек саклау тармагына 70 ел тулу уңаеннан истәлекләре белән дә уртаклаштылар.

–Әле кайчан гына эшен кечкенә агач бинада башлаган сырхауханә хәзер республикада иң алдынгыларның берсе. Аның заманча объектларына, яңа технологияле җиһазларына сокланмый мөмкин түгел, – диде ерак хәтирәләрдән бүгенге көнгә “кайтып” тармак ветераны Саймә Якупова.

Районыбыз үзешчәннәре медицина хезмәткәрләренең тынгысыз эшенә мәдхия белдереп ял концерты бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев