Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай үзәк сырхауханәсендә хәрби операциядә катнашкан ир-егетләрнең якыннарын хөрмәтләделәр

Ватан сакчысы көне уңаеннан Азнакай үзәк сырхауханәсе җитәкчелеге дулкынланулы да, тантаналы да очрашу үткәрде: бүгенге көндә илебез иминлеген яклап хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезнең коллективта хезмәт куйган якыннарына хөрмәт күрсәттеләр.

–Барыбыз өчен дә катлаулы, җаваплы чорда яшибез, – диде бүләкләр тапшырып үзенең чыгышында баш табиб Илдар Шиһапов. –Бүгенге көндә барган хәрби хәрәкәтләрдә безнең хезмәткәрләрнең дә ирләре, уллары, туганнары катнаша. Без аларның барысына да исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын, ә инде коллегаларыбызга сабырлык һәм аларны иминлектә көтеп алуларын телибез.Ватан сакчысы көнен каршылаганда безнең бу лачын ир-егетләребезгә хөрмәт тагын да арта. Менә шундый батыр, ватанпәрвар уллар үстергән әти-әниләргә, туганнарына, ирләренә терәк булган туташ-ханымнарыбызга ихластан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Үзләренә булган мондый кайгырту-хөрмәттән тәбрикләнүчеләрнең күңелләрендә дулкынлану хисләре туган иде, алар сырхауханә җитәкчелегенә бик рәхмәтле калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев