Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай үзәк сырхауханәсендә ремонт эшләре бара

Яз, җәй – төзекләндерү, яңартулар чоры. Азнакай район сырхауханәсе учреждениеләрендә дә ремонт эшләре җәелдерелде.

Бүгенге көндә Актүбә амбулаториясенә капиталь ремонт үткәрелә. Әйтергә кирәк, бинага бу ремонт инде күптән көтелгән, ишек-тәрәзәләр шактый тузган, диварлар буялары да искергән иде. Җирлегебезнең подряд оешмасы төзүчеләре биредә тәрәзәләрне заманча пластиклыларга алыштыралар, ишекләр дә бер-бер артлы яңара бара. Штукатур-буячылар диварларны тигезләү, кирәк урыннарда аларга кафель ябыштыру белән мәшгуль.

 Ремонт эшләре барса да, халыкка медицина хезмәте күрсәтү дәвам итә. Медперсонал вакытлыча уңайсызлыкларга җайлашып, авыруларны гадәттәге эш режимында кабул итә. Республика бюджетыннан амбулатория ремонтына 25 млн 700 мең сум акча бүлеп бирелгән.

 Бер үк вакытта Азнакайдагы үзәк поликлиниканың подвалында, хатын-кызлар консультациясендә дә төзекләндерү эшләре җәелдерелгән. Подвалда инженерлык челтәре дә яңартыла. Хатын-кызлар консультациясе урнашкан бинада аерым кабинетларны үзгәртеп, идән, ишекләрен алыштырырга керешкәннәр. Шунысы күзгә ташлана: ремонт барса да, биредә гаҗәеп чисталык, тәртип. Хезмәткәрләр пациентларга яхшы мохитне саклау өчен коридорны даими юып, җыештырып торалар.

 Бу соңгы ике объектны төзекләндерүгә республика бюджтыннан 4 миллион 600 меңәр сум акча бирелгән.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев