Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Буралы авылында 100 яшьлек Маһинур апа Авзалетдинова тынычлык өчен тавыш бирде (ФОТО+ВИДЕО)

Буралы авылында яшәүче 100 яшьлек Маһинур апа Авзалетдинованың бер генә сайлауда да катнашмый калганы юк. Бер гасырлык тормыш юлы үткән ветеран үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән.

1937 елда Чалпы МТСнда тракторчылар курсында укып, тимер ат йөгәнли ул. Сугыш елларында да колхозда тракторда эшли. Әхмәтшәрипе белән гомер буе сөешеп яшәргә язмаган аңа, яу кырыннан ире әйләнеп кайтмый. Сугыштан соң Маһинур апа терлекчелектә тырыш хезмәт куя, һәрчак алдынгылар сафында була. 1954 елда Мәскәүгә Халык хуҗалыгы күргәзмәсенә дә җибәрләр үзен. Лаеклы ялга чыккач та, 70 яшенә җиткәнче, кырчылыкта, ындыр табагында хезмәт куя.

Үз әнисен 96 яшенә кадәр карап-тәрбияли. Бүгенге көндә Маһинур апа 75 яшьлек кызы Мәрьям тәрбиясендә.

Ветеран инде сайлау участокларына барып йөри алмый, шуңа күрә соңгы елларда өендә тавыш бирә.

Бу юлы да сайлау участогыннан килүчеләрне елмаеп каршы алды.

– Еллар имин, табыннарыбыз мул булсын. Хәзерге тормышка сөенеп туймаслык. Өйләребез җылы, таң белән торып мичкә утын ягасы түгел, чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташырга кирәкми, кибеттә ни теләсәң, шул бар. Ә иң кадерлесе – илдә-көндә тынычлык, балалар! – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев