Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакайлылар сайлауларда бердәм булды (ФОТО+ВИДЕО)

Бүген, ягъни 8 сентябрьдә, татарстанлылылар, шул исәптән азнакайлылар да үз киләчәкләре өчен тавыш бирделәр.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар районда оешкан төстә узды. Анда  сайлаучыларның район буенча -  81,92 проценты, шәһәр буенча 70,36 проценты катнашты.

– Сайлаулар чиста, тавышсыз узды. Халыкның гражданлык позициясе көчәя, активлыгы елдан-ел арта, – диде район территориаль комиссиясе рәисе Лилия Әхмәдишина.

62 сайлау участогының һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрде.  Сайлаучыларны җыр-биюләр белән каршы алдылар, кайнар чәй, тәмле ризыклар белән сыйлап озаттылар. Ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылды.

Сырхауханәдә ятучылар янына тавыш бирү өчен гаризалары буенча өстәмә исемлек нигезендә 523 нче сайлау участогыннан килделәр. Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен дә тавыш бирү оештырылды.

Һәрбер сайлау участогында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылды.

Районда беренче килүчеләргә һәм беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.        

Барлык сайлау участокларында Дәүләт Советы депутатларына тавыш бирү белән бергә “Безнең ишек алды” проекты буенча анкета үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев