Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакайда 17 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән (ФОТО+ВИДЕО)

Азнакайлылар алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнаша.

12.00 сәгатькә тавыш бирү хокукы булган 49241 азнакайлының 17026 сы үз тавышын биргән. Бу шәһәрдәгеләрнең – 29,5, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 41,9 проценты дигән сүз.

Буралы авылында 254 сайлаучы яши. Нурислам Минһаҗев – КФУ студенты. Сайлауларда әле беренче генә катнаша.

– Минем өчен бүген бик сөенечле, шул ук вакытта дулкынландыргыч көн. Кандидатлар турында башта ук хәбәрдар булсам да, сайлау участогына килгәч, анда урнаштырылган мәгълүматлар белән тагын бер кат танышып чыктым һәм үз тавышымны якты киләчәк өчен бирдем, – ди Нурислам.

Азнакай муниципаль район территориясендә – 42, шәһәрдә 20 участок сайлау комиссиясе эшли. ТР Дәүләт Советындагы 100 депутатлык мандатына 8 сәяси партиядән һәм үз-үзләрен күрсәткән 430 кандидат дәгъва кыла.

Барлык сайлау участокларында да кандидатларның һәм партияләрнең ышанычлы вәкилләре, күзәтүчеләр, хокук сакчылары, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре кизү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев