Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакай районында сайлау участокларында грипка каршы прививка да ясыйлар (ФОТО+ВИДЕО)

Территориаль сайлау комиссияләре хәбәр итүенчә, 15 сәгатькә район буенча 60,66%, шәһәр буенча 46,65 % процент тавыш бирелгән.

Участокларга килә алмаучы авырулар, инвалидлар, бик өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә күчмә бригадалар чыга.

Азнакай районында һәр сайлау участогында төрле партияләрдән күзәтүчеләр эшли. Тавыш бирү кимчелекләрсез, чиста уза. Барлык тавыш бирү урыннарында иминлек тәэмин ителгән.

Бу сайлауларда сәяси партияләрдән барлыгы 209 кеше  тавыш бирүнең барышын күзәтә.

Участокларда  68 эчке эшләр бүлеге хезмәткәре тәртип тәэмин итә.

– Азнакайлылар сайлауларның мөһим сәяси вакыйга икәнен аңлап,  үзләренең гражданлык бурычларын үтәүгә җитди карыйлар. Һәркем паспорты белән үзенең сайлау участогына килә, өстәлләрдә урам-йорт адреслары язып куелган. Сайлаулар тыныч, оешкан төстә бара, – ди 508 нче сайлау участогыннан ТР Иҗтимагый палатасыннан күзәтүче Гөлнара Галиева. 

Әлеге сайлау участогында 9 нчы мәктәп укытучылары көзге ярминкә оештырганнар. Сайлаучылар алар пешергән ризыкларны бик теләп сатып алалар.

Шулай ук мәктәп шәфкать туташы ярдәмендә грипка каршы прививка  ясатырга, кан басымын үлчәтергә дә була.

508 нче сайлау участогы – иң күп сайлаучылары булган участокларның берсе. Биредә Яңа Юл микрорайонында яшәүче 1722 сайлаучы теркәлгән. Аларны йөртер өчен махсус автобус та каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев