Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга җырчы һәм юмор остасы Әбри Хәбриев килә

    Татар эстрадасында юмор осталары бармак белән санарлык дияргә була. Ә инде араларында яхшы тавышлы җырчылары тагын да сирәгрәк. Азнакайга Әбри Хәбриев концерт белән килә дигәч, аның белән якыннанрак танышасы һәм райондашларны да таныштырасы килеп китте. Чынлыкта мулла кушкан исеме Данияр аның. Һәм иң беренче соравым да шуннан башланды.

    – Данияр, Әбри – синең сәхнә тәхәллүсе. Ул каян килеп чыкты?

    – Ул Арча педагогия көллиятендә укыганда ук барлыкка килгән иде. Группадаш егет белән 4-5 нче курсларда көллияттә булган чараларда дискотекалар ясый идек. Шул вакытта, кызык өчен, фамилиямне кыскартып (хӘБРИев), үземә Dj ӘБРИ дип тәхәллүс тактым. Аннан соң Казанга укырга кергәч, бер кастингта катнашып, "Татар радиосы"на чакырулы булдым. Эфирга кем булып чыгасың дип сорагач, әйдә, Әбри булыйм дидем. Шуннан бәйләнеп калды.

    – Сәхнәгә юл кайчан салына башлады?

    – Биектау районының гүзәл табигатьле Мүлмә авылыннан мин. Укытучылар гаиләсенең иҗат җимеше. Кечкенә яшьтән тартылдым сәхнәгә, ә зурысына юл 2005 елда ачылды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына (ул вакытта университет иде әле) Салават абый бүлегенә укырга кергәндә сәхнә теленнән имтиханга "Бүре догасы" әсәрен (авторы Руслан Мөхәммәтҗанов, ялгышмасам) әзерләдек. Римма апа Ибраһимова белән Шәмси абый Закиров: "Салават абыеңның быел "Бүре" дигән җыры чыга, аңа сөйләп күрсәт әле, бәлки концертында катнаштырыр", – диделәр. Сөйләп күрсәттем. Унике көн дәвамында Камал театры сәхнәсендә Салават абый концертында җыр алдыннан шуны сөйләдем. Бик тетрәндергеч әсәр. Зур сәхнәдә беренче чирканчыкны шунда алдым. Аннан соң төрле кастингларда катнашулар, радио, концертлар – шулай дәвам итте.

    – Сез бит “Рәвешләр” төркеме белән эшләгәнсез. Ул төркем бүген яшиме?

    – “Рәвешләр”не үзем оештырдым (дустым Фәрит Галиев белән) үзем туктаттым да. Ул проект бүтән юк, булмаячак та.

    – Сез юмор остасымы, әллә җырчымы күбрәк?

    – Беләсезме, мин иҗат кешесе. Мин юморны да яратам, драманы да, җырны да, сөйләмне дә. Анык кына менә монысы мөһимрәк дип әйтә алмыйм. Миңа иҗатның бар юнәлешләре дә якын. Сәхнәгә чыккан кеше, миңа калса, барысын да башкара алырга тиеш. Шуңа күрә мин бүгенге көнгә кадәр һаман эзләнүдә, һаман да өйрәнүдә. Көнән-көн җырын да, сөйләмен дә, актерлык осталыгын да камилләштерү өстендә эшлим, тырышам.

    – Тормышта да шулай шаян кешеме?

    – Тормышта мин төрле. Шаян да, кырыс та, боегучан да. Ә болай җитдидер күбрәк. Мине элеккеге юморлар өчен заманында күп сүктеләр. Янәсе, оятсыз, билдән түбән сөйли. Яшермим, булгандыр. Сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы һәр артистта була торган күренеш. Тик хәзер билдән түбәнлеккә якын килмим. Миңа ул кирәк түгел. Күпләр, минем концертта булганнан соң, фикерләрен үзгәртеп кайтып китә, социаль челтәрләрдә язалар. Теге вакыттагы Әбри белән хәзерге Әбри кискен аерыла икән диләр. Бу сүзләрне уку, ишетү – үзе бер бәхет!

    – Юморларны каян аласыз?

    – Хәзерге заманда юмор бик үзгәрүчән. Вакытында, теманы эләктереп, аннан шаярып яки төрттереп берәр чыгыш уйлап тапмасаң, теманың актуальлеген югалтасың. Тормыштан языла, яки ситуацияләр уйлап утырасың – номерына карап барысы да. Без Фәрит белән язабыз. Ул – баш мие, мин – авыз.

    – Танылган жырчыларга пародияләр ясыйсызмы?

    – Әлбәттә! Пародияләр минем иҗатымның аерылгысыз бер өлеше. Ел саен пародия ясалган артистларны бер-икегә арттырып барам. Нигә шулай аз? Чөнки җырчының тавышын чыгару озак вакытны таләп итә, тиз генә башкарыла торган эш түгел. Ел саен яңа пародия номерын ясыйбыз.

    – Һәр пародистның аеруча яратып башкара торган кешеләре була. Сезнен кемнәр?

    – Шул Салаваттыр инде. Ә болай, аерып әйтерлеге юк. Һәрберсе кадерле.

    – Хәйриячелек белән дә шөгыльләнәсез икән. Таныш кешеләргә ярдәм итәсезме, әллә кемгә кирәк, шуларгамы?

    – Мөмкинлегем булганда мин һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. Миңа инстаграмнан, “вк”дан ярдәм сорап язалар. Мәгълүматны таратырга булышыгыз әле, диләр. Берсенә дә каршы килгәнем юк, һәрвакыт постларны куярга, мөмкинлегем булганда акчасын да күчерергә тырышам. Аның турында бик кычкырып йөрмим, кирәк тапмыйм. Хәйриячелек – шыпырт кына эшләнә торган эш ул. Ниндидер пиар алыр өчен башкарылырга тиеш түгел! Күңелеңне биреп, ярдәм иттең, сиңа рәхмәтләрен җиткерделәр, җылы сүзләрен әйттеләр – менә шулардан җаныңда җылылык бөркелә, ул күпкә мөһимрәк!

    Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәннәр. Сез дә киңкырлы кеше булып чыктыгыз, җитмәсә, үзегез көйләр дә язасыз. Тагын нинди һөнәрләрегез бар?

    Күп һөнәрләрем бар. Яшермим. Көйләр, шигырьләр язам. Шигырьләремне концертта да сөйлим. Сирәк кенә булса да портретлар ясыйм. Салават абыйга, Фирдүскә ясап бүләк иттем. Төзелеш, ремонт эшләрен үзем башкарам. Кулдан килә, Аллага шөкер.

    Азнакай кызларын гашыйк иттерәсез икән! Сезнең йөрәк кем кулында?

    Тормыш иптәшем – Гөлчәчәк. Камилә һәм Дамир исемле балалар үстерәбез. Тормыш иптәшем финанслар өлкәсендә эшли. Кызым 4 нче сыйныфта укый. Музыка түгәрәгенә йөри, флейта, фортепьяно классларына. Шулай ук кул эшләре, бию түгәрәгенә дә йөрибез. Конкурсларда катнашып, призлы урыннар да алды. Улым балалар бакчасында. Соңгы елы. Быел, Алла боерса, мәктәпкә әзерләнәбез. Гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Туган телне оныттырмыйм. Татар теленең сөйләм асылларына һәрдаим төшендереп торам.

    – Артистның гомере гел юлда, гастрольләрдә кайда буласыз? Азнакайга нинди программа алып киләсез?

    – Гастрольләрдә Татарстаныбызда, Башкортстан, Пермь, Оренбург, Себер якларында йөрибез. Географияне акрынлап җәелдерәбез. Республикабызда авылларны да онытмыйбыз. Тик авылларда хәзер кеше бик йөрми, шуңа күрә аларның исемлеге кыскара. Ә 30-40 кешегә тамаша күрсәтү финанс яктан отышлы түгел, чөнки төркемгә түләргә кирәк, юл чыгымнары бар. Кайвакыт минуска да төшеп кайткан чаклар була. Боларны нигә сөйлим, чөнки "авылларны оныттыгыз, әй, күрдек бит инде былтыр" диючеләр бар. Шуңа әйтүем. Без беркайчан да узган елгы программадагы чыгышларны кабатламыйбыз. Ел саен яңа эчтәлектәге тамаша ясыйбыз. Кабатланса да, җырлар гына кабатланырга мөмкин. Анысы да әле бер яки ике җыр. Калганнары барысы да ел саен яңа! Азнакайга да, Алла боерса, яңа программа белән киләм. Монда елмаерга да, еларга да, уйланырга да, яшьлекне искә төшерергә дә, җырларга да, биергә дә җирлек булачак, Алла боерса. Килегез, күрегез, мине икенче яктан ачып кайтып китегез диясе генә кала.

    – Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Иҗат уңышлары Сезгә!

     

    Р.S. Данияр белән вацап аша языштык һәм аның һәр сүзне, җөмләне дөрес язуына игътибар иттем. Баксаң, мәктәптә гел “5”кә генә укыган, педагогия көлиятен дә кызыл дипломга тәмамлаган. Менә шундый бар яктан булдыклы егет булып чыкты ул.

    4 февральдә Азнакай шәһәре Мәдәният йортында Әбри Хәбриев концерты була. Башлана: 19.00 сәгатьтә. Билет бәясе – 400 сум.

    Реклама кысаларында

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: