Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«МАЯК-ЮНИОР»

Азнакай шәһәренең яшь журналистлары 2 нче мәктәптә җыелды

Азнакай шәһәренең 2 нче мәктәбендә "Маяк" газетасы редакциясендә эшләп килүче "Яшь журналистлар мәктәбе"нең һәм 2 нче мәктәпнең "Ритм" газетасы редколлегиясенең очрашуы үтте. Очрашуны оештырган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Сабирова аңа шәһәр мәктәпләренең (1, 7, 8, 2, 6 нчы мәктәпләрдән аеруча актив катнаштылар) яшь иҗатчыларын, спикерларын да җыйган иде....

Азнакай шәһәренең 2 нче мәктәбендә "Маяк" газетасы редакциясендә эшләп килүче "Яшь журналистлар мәктәбе"нең һәм 2 нче мәктәпнең "Ритм" газетасы редколлегиясенең очрашуы үтте.

Очрашуны оештырган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Сабирова аңа шәһәр мәктәпләренең (1, 7, 8, 2, 6 нчы мәктәпләрдән аеруча актив катнаштылар) яшь иҗатчыларын, спикерларын да җыйган иде.

Ул чараны ачып, соңгы вакытта укучыларның журналистика белән кызыксынуы артуы, "Маяк" газетасы редакциясе белән икеарада ныклы элемтә урнашуы хакында сөйләде.

"Ритм" газетасы мөхәррире Рамина Ибраһимова мәктәп басмасының тарихыннан башлап, бүгенге көн сулышын яктыртты. Районның балалар иҗтимагый берләшмәләре лидеры Эльвина Зиннурова үзләренең бренд проекты булган әлеге мәктәп эшчәнлеге, аның сайттагы яңалыклары, "Яшь журналистлар мәктәбе" дәресләрен алып барган "Маяк" газетасы журналисты Лиза Нурлыева каләм тибрәтүче егет-кызларның иҗаты һәм алга планнар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәренең яшь журналистлары 2 нче мәктәптә җыелды