Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мәгариф: нәрсә булган һәм нәрсә көтәргә?

    Мәгариф өлкәсе - иң зур үзгәртеп корулар кичергән тармакларның берсе. Белем бирү сыйфатын үстерү юнәлешендәге эш бер минутка да тукталмый кебек. Һәрчак ниндидер яңалык, үзгәреш. Федераль дәрәҗәдә дә, республика күләмендә дә кабул ителгән карарлар белән әледән-әле укытучыларны да, укучыларны да «сөендереп» торалар. Әмма мәгарифтәге кайбер башлангычлар каршылыклы фикерләр уятса да,...

    Мәгариф өлкәсе - иң зур үзгәртеп корулар кичергән тармакларның берсе. Белем бирү сыйфатын үстерү юнәлешендәге эш бер минутка да тукталмый кебек. Һәрчак ниндидер яңалык, үзгәреш. Федераль дәрәҗәдә дә, республика күләмендә дә кабул ителгән карарлар белән әледән-әле укытучыларны да, укучыларны да «сөендереп» торалар. Әмма мәгарифтәге кайбер башлангычлар каршылыклы фикерләр уятса да, әлеге өлкәдәге уңай үзгәрешләрне дә күрми калырга мөмкин түгел.


    МӘКТӘПЛӘРДӘ МАТДИ-ТЕХНИК ЯҢАРЫШ


    Республика хакимияте мәгариф тармагына акчаларны жәлләми. Күп кенә белем бирү йортларын тәртипкә китерергә мөмкинлек биргән капиталь төзекләндерү программасын гына алыйк. Ел саен бу максатларга 2,5 миллиард сум бүлеп бирелә. Быел гына да 145 мәктәпкә шундый бәхет тәтеде. Бу программа буенча соңгы елларда барлыгы 780 мәгариф учреждениесе төзекләндерелгән, аларның 717се - гомуми белем бирү мәктәпләре, калганнары - мәктәпкәчә белем бирү оешмалары.

    Әмма демографик вәзгыять яхшыра барган саен, булган белем учакларын төзекләндерү белән генә дә чикләнергә ярамый. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узганча, хәзерге вакытта республикада 8-8,5 процент бала икенче сменада белем ала.


    - Мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керүче балалар саны елдан-ел арта. 2020 елга укучыларның 70 меңгә артуы көтелә, шуңа күрә мәктәпләр төзергә туры киләчәк, - ди ул.
    2025 елга кадәр Татарстанда мәктәпләр төзелеше буенча кабул ителгән программа нигезендә 38 яңа белем йорты төзү ниятләнә. Аларның 11е иске мәктәпләрне алмаштыру максатларында төзеләчәк, калганнары ике сменада белем бирүче мәктәпләр йөген киметү өчен сафка бастырылачак.

    Балалар саны аз булган белем учакларын оптимизацияләп, база уку йортлары булдырылу белән, укучыларны бер авылдан икенчесенә мәктәпкә йөртү өчен автобусларга ихтыяҗ арта. 2015-2016 елларда 190га якын яңа мәктәп автобусы өләшенгән: 70е - федераль, калганнары республика программасы буенча сатып алынган.



    Заманадан да артта калып булмый. Алдагы елларда мәктәпләрне техник яктан җиһазландыруга, мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итүгә зур көч куелды. Әмма вакыт узу белән техника да искерә бит. Әйтик, 2011 елда мөгаллимнәргә 142 меңгә якын ноутбук өләшкәннәр иде. Хәзер инде алар яңартуны таләп итә. Бу максатларга быел 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Укытучыларга 10 мең яңа ноутбук таратылган.

    Һөнәри белем бирүне дә сыйфатлырак итү, камилләштерү юнәлешендә дә эшләр башланды. Бүгенге көндә республикабызда 20 ресурс үзәге булдырылган. Мондый үзәкләргә ел саен 670 миллион сум акча бүлеп бирелә. Ресурс үзәкләре өчен җиһазлар алуга 110 миллион сумга якын акча тотылды, ди Энгель Фәттахов.


    ҮЗЕ БЕЛМӘСӘ, УКУЧЫНЫ НИЧЕК ӨЙРӘТСЕН?


    Әмма матди-техник базаны яңарту белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Белем бирүнең сыйфатын арттыру өчен мәгълүмати тәэмин ителеш кенә җитәрлек түгел бит. Үсеп килүче буынның белем дәрәҗәсе - мөгаллимнәр кулында. Шуңа да бүген укытучылыкка чын-чынлап сәләте булганнарны җәлеп итү өчен күп эшләр башкарыла. Төрле юллар белән бу һөнәрнең шактый түбәнгә тәгәрәгән абруен күтәрергә алындылар. Бүгенге көндә төрле белем бирү тармагында эшләүчеләрнең һөнәри бәйгеләре оештырыла, иң талантлы белгечләр грантларга ия була, мөгаллимнәрнең хезмәт хаклары да зарланырлык түгел хәзер.


    Бүгенге көндә Татарстанда 74 меңнән артык педагогик хезмәткәр исәпләнә, шуларның 36,4 меңе - мәктәптә, 22,3 меңе - балалар бакчаларында, 3,5 меңе - өстәмә белем бирү оешмаларында, 5,6 меңе - көллият һәм техникумнарда, 9 меңе югары уку йортларында эшли. Мөгаллимнәрнең уртача яше - 46, уртача эш стажы - 23 ел. Әлбәттә инде, укытучыларның төп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә - ир-атлар нибары 12,5 процент.



    Республикабызда талантлы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучылар бик күп. Әмма араларында, һәрбер һөнәрдәге кебек үк, тиешле белемгә ия булмаганнары да бардыр. Соңгы ике елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шундыйларны ачыклауга кереште. Мөгаллимнәрнең белемен тикшерү башлангычы каршылыклы фикерләр уятты. Интернет челтәрендә укытучылардан бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынау алуга каршы петиция дә дөнья күргән иде хәтта. Әмма Энгель Фәттахов әлеге башлангычтан баш тартырга җыенмый.



    - Бу мәгълүмат минем өчен түгел. Мин районнарны чагыштырырга җыенмыйм. Без тулаем математика, информатика, рус теле буенча динамиканы карарга, кайда кимчелекләр бар, шуны ачыкларга теләдек. Ә муниципаль дәрәҗәдә мәгариф идарәләре җитәкчеләренә мин һәр мәктәп буенча җентекле анализ ясауны йөкләдем, - ди министр.

    Тестлаштыруда бик түбән нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә исә мәктәп белән хушлашырга да туры килер, мөгаен. Ә мондыйлар - минималь чикне дә үтә алмаучылар булган.

    - Математика буенча 27 балл җыйган мөгаллим безнең мәктәпләрдә укытсынмы? Андый укытучылардан без баш тартырга тиешбез, - дип ассызыклый министр.


    БДИ: КАМИЛЛӘШТЕРҮ ДӘВАМ ИТӘ


    Бердәм дәүләт имтиханы башта күпме еллар сыналып, аннары штатлы режимга кертелгәннән соң да, ел саен үзгәрешләргә дучар була. Мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләр сынауны камилләштерергә - аны чын мәгънәсендә укучы белемен чагылдыручы, ачык һәм кагыйдә бозуларсыз үткәрелә торган имтихан итәргә тырыша. Дөрестән дә, соңгы елларда имтихан уздыру тәртибендә дә, биремнәрнең эчтәлегендә дә күп кенә уңай үзгәрешләр булды. Әмма камиллеккә чикләр юк диләр бит.

    2017 ел имтиханнарында да үзгәрешләр булмый калмаячак. Беренче яңалык - имтихан уздыру процедурасы белән бәйле. Узган уку елында КИМнарны аудиторияләрдә бастыру һәм бланкларны сканер аша чыгаруны сынап карадылар. Быел мондый эш рәвеше тагын да киңрәк кулланылачак.



    Имтиханның эчтәлеге ягыннан да үзгәрешләр көтелә. БДИны тест өлешеннән арындыру эше соңгы елларда бик актив бара. Быел ук тест өлеше инде бары 4 фән сынавында гына калган иде. Яңа елда исә бары химия һәм информатикада гына сайлап алып җавап бирү рәвешендәге сораулар сакланачак.

    Имтиханны объектив, гадел үткәрү буенча чаралар үзгәрми. Укучыларга шулай ук металл рамкалар аша узарга, биремнәрне видеокамералар астында чишәргә туры киләчәк.


    БДИны ТАТАРЧА БИРҮ МӨМКИНЛЕГЕ БУЛАЧАКМЫ?


    Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү рөхсәт ителеп, татар телендә үткәрүне тыю күпләрне борчый. Әмма татар телле сынауны гамәлгә кертү юнәлешендә кайбер омтылышлар булса да, әлегә алар уңышка ирешмәде.

    - 2009 елда без БДИны татар телендә үткәреп карадык. Әмма кайбер кыенлыклар туды. Сынауны татар телендә бирү мөмкинлеге тудырылган мәктәпне тәмамлаучылар җирле югары уку йортларына гына кабул ителде, республикадан читтә аларның нәтиҗәләре игътибарга алынмады. Әмма без имтиханны татар телендә үткәрүгә әзер. Технологияләр бар, - ди Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

    Аның әйтүенчә, бу мәсьәләдә федераль үзәк белән эш, һичшиксез, дәвам иттереләчәк. Әлегә исә IX сыйныфлар арасында йомгаклау аттестациясен татар телендә тапшырырга риза булучылар санын ачыклау бурычы тора. Туган телдә имтихан бирергә теләүчеләр күп булса, БДИны татар телендә уздыру турындагы мәсьәлә яңадан күтәреләчәк, диләр министрлыкта.


    Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

    intertat.ru

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: