Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Бүген районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсенә багышланган “Әбүгалисинә варислары” китабы тәкъдир ителде (ФОТО+ВИДЕО)

​​​​​​​Моннан 3 ел элек туплана башлаган басма табадан төште.

Китапны тәкъдир итү кичәсе районның барлык медицина хезмәткәрләре, тармакның ветераннары, район җитәкчеләре катнашында бик эчтәлекле, тантаналы төстә узды. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, баш табиб урынбасары Рашат Хуҗин китапны тәкъдир итеп, басманың дөнья күрүе белән котладылар, аны нәшер итүдә зур өлеш керткән ветераннарга, хезмәткәрләргә, гомумән, үзәк сырхауханә коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Китап бик кызыклы, эчтәлекле. Анда районда медицина тармагына нигез салынудан алып бүгенге көнгәчә булган эшчәнлек, яңарыш-үзгәрешләр яктыртылган. Әлбәттә, иң үзәктә – гомерләрен халыкның сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган шәфкать ияләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев