Бүген район үзәк сырхауханәсенең киңәйтелгән медицина советы утырышы узды
Анда халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә җирлегебездә ел дәвамында булган үзгәрешләр, килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары, алга бурычлар кую хакында җитди сөйләшү барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виниченко Владислав Валентинович, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнаштылар.
Баш табиб Илдар Фираил улы Шиһапов чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ биреп, бүгенге көндә барган эшләргә басым ясады. Баш табиб гомуми демографик хәлнең катлаулы булуын әйтте. Соңгы берничә елда демографик хәл торышы аеруча борчылдыра. Владислав Валентинович та чыгышында районда балалар тууның сизелерлек кимүенә басым ясады. Республика рейтингында беренче унлыкта булу өчен район үзәк сырхауханәсендә мөмкинлек-шартларның җитәрлек булуын әйтеп, күрсәткечләрне тагын да күтәрүдә бурычлар билгеләде. Медсовет киңәшмәсенә йомгакны Марсель Зөфәр улы ясады.
Соңыннан күркәм юбилейларын билгеләп узган, нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр тәбрикләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев