Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, диспансеризация үттегезме әле?

    ​​​​​​​Мәгълүм булганча, бу чара бик актуаль һәм ул чирне вакытында ачыклау һәм аны кичекмәстән давалый башлау мөмкинлеге бирә.

    Яңа кагыйдәләр нигезендә 39 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ел саен диспансеризация узарга тиеш. Моннан тыш, аларга онкология авыруларын иртә стадиядә ачыклау максаты белән скрининглар үткәрәчәкләр.

    18 яшьтән 39 яшькә кадәр россиялеләр өчен массакүләм тикшерү үткәрүнең элеккегечә дәвам итүе — өч елга бер тапкыр саклана. Процедура түләүсез һәм ирекле. Тагын бер кат ассызыклыйсы килә: диспансеризация үтү иң беренче чиратта кешенең үзенә кирәк. Бик күп җитди авырулар нәкъ менә шушы тикшерүне узганда ачыклана.

    Фото "Маяк" архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: