Азнакайдан Рәйсә Муртазина дару үләннәрен иртән җыярга киңәш итә
Азнакай районы Уразай авылында яшәүче Рәйсә Муртазина дару үләннәрен җыю вакыты узып баруы хакында кисәтте.
Азнакай | 19 июнь | Энҗе Галәветдинова | Уразай авылында яшәүче Рәйсә Муртазина инде олыгаеп килсә дә, ел саен дару үләннәрен җыя. Һәм бары тик урманнан. Киптергәч, һәр төрен аерым капчыкларга салып, исемен һәм кайчан җыелганын язып куя. Бу эшкә кызын, киленен, хәтта оныкларын да өйрәткән.
– Сихәтен күрәм. Беркайчан бер төймә дару эчкәнем булмады, – ди ул.
Рәйсә апа дару үләннәрен 17 сәгате тулганчы яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыярга киңәш итә. Сез дә файдалы үзлекләрен югалтканчы табигать байлыкларыннан файдаланып калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев