Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда укытучылар беренчел медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнде

    ​​​​​​​Шәһәрнең Балалар иҗат үзәгендә яшь инспекторлар отряды җитәкчеләре-педагоглар юл хәрәкәте вакыйгаларында беренчел медицина ярдәме күрсәтү буенча өйрәнүләр узды.

    Район үзәк сырхауханәсе табиб-методисты Роберт Каһарманов экстремаль хәлләрдә бәлага таручыларга ярдәм күрсәтү ысуллары турында лекция сөйләде, аларны практикада да күрсәтте. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау көне уңаеннан үзәк сырхауханәнең медпрофилактика кабинеты белгечләре кан басымын тикшерү акциясе үткәрделәр, киңәшләрен бирделәр, бу темага багышланган буклетлар тараттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: