Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда күзләрне дәвалау кабинеты ачылды

Күзләр – күңел көзгесе, диләр.

 Аларга тәрбия кирәклеген, кызганыч, күпләребез аңлап та бетерми кебек. Бигрәк тә бүген – төрле технологияләр алга киткән заманда.

“Балалар поликлиникаларының материаль-техник базасын үстерү” программасы нигезендә районыбызга күз күремен тикшерү өчен өч заманча җиһаз кайтарылган булган. Бу көннәрдә алар янына күзләрне дәвалау җиһазлары да өстәлде.

Нефтьчеләр, депутатлар, район җитәкчелеге ярдәмендә кайтарылган әлеге җиһазлар инде балалар поликлиникасындагы табиб-офтальмолог бүлмәсенә урнаштырылган.

Бүген аларның эшчәнлеге белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да танышты.

– Балалар – безнең киләчәгебез. Шуңа аларның сәламәтлеген даими кайтырту да төп бурычыбыз. Киләчәктә мондагы җиһазлар тагын баетылачак, балалар дәвалансыннар гына, – диде район башлыгы табиблар белән аралашу барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев