Азнакайлылар олы яшьтә активлыкларын ничек озайтырга икәнен белделәр
Азнакай районында урнашкан өлкән буын өчен аралашу үзәгендә күптән түгел Ижау шәһәренең туклану һәм сәламәтлек коррекциясе үзәгеннән диетолог Иниза Ибраһимова белән мәгълүмати һәм мавыктыргыч очрашу булды.
Чарада төп игътибар "Өлкәннәр тормышында үз активлыгыңны ничек озайтырга" дигән актуаль мәсьәләгә юнәлтелде.
Диетолог олы яшьтә кирәк булган витаминнар турында, сәламәт туклану һәм организмны чыныктыру турында сөйләде. Мондый очрашулар кыш көне дә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев