Реклама
28 апрель – ашыгыч ярдәм хезмәтендәгеләрнең һөнәри бәйрәмнәре.
Әмма коронавирус белән быел килеп туган хәл аны билгеләп үтү мөмкинлеге бирми. Районыбызның ашыгыч ярдәм хезмәте коллективы да аны эш-мәшкатьләрдә, райондашларыбызга медицина хезмәте күрсәтеп үткәрә. Бүгенге көндә биредә 38 шәфкать туташы, 2 табиб, 21 шофер, 3 техник хезмәткәр эшли.
– Тәүлегенә 70 шәр чакыру алабыз, гыйнвар-февраль айларында бу сан 90-100 гә дә менде, – ди өлкән фельдшер Рушания Юлтимирова. Хәзерге үзизоляция чорында ашыгыч ярдәмне райондашлар авыруы бик җитди булганда гына чакырта, килеп туган хәлне аңларга тырышалар.
Изге һөнәр ияләренең үзләренә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тынгысыз эшләрендә сабырлык, җиңеллекләр телибез.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз