“10 000 адым – сәламәтлеккә юл”: Азнакайлыларны масштаблы акциягә кушылырга чакыралар
Сәламәт булыйм дисәң, син дә кил!
9 апрель көнне Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында Бөтенроссия «Тормышка 10 000 адым» акциясе узачак.
Чара «Һәр муниципалитетка – акыллы сәламәтлек маршруты» проекты кысаларында оештырыла. Башлану вакыты – 14.00 сәгатьтә.
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Алар саф һавада йөреп, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга үз өлешен кертәчәк.
Оештыручылар барлык шәһәр халкын активлыкка һәм сәламәтлекне ныгытуга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев