Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Ковидтан вакцина саклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә коронавирус инфекциясен йоктыручылар арту сәбәпле санитар-эпидемиология таләпләрен төгәл үтәргә һәм вакцинацияне активлаштырырга чакырды.

Ул соңгы атнада әлеге инфекцияне йоктыручыларның артуын, көн саен 200гә якын очрак теркәлүен билгеләп үтте.

–Вакцинацияне активлаштырырга кирәк. Республикада моның өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Хезмәт коллективлары җитәкчеләренә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итәм – барлык санитар-эпидемиология таләпләре дә, шул исәптән битлек режимы үтәлергә тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, - дигән таләп куйды Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев