Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда капиталь ремонт үткән бинага күчкән поликлиниканы ачу тантанасы узды - ФОТО һәм ВИДЕО

Бүген районда республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткән бинага күчкән поликлиниканы ачу тантанасы узды.

  Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь төзелеш, хезмәтне саклау идарәсе начальнигы Фәнис Исхаков, “Азнакайнефть” идарәсе начальнигы Марат Җәләтов, районның сәламәтлек саклау учреждениесе җитәкчесе Илдар Шиһапов катнашып, чыгыш ясадылар. Тантана үзәк сырхауханә тарихында якты эзләрен калдырган олпат табиблар, сәламәтлек саклау тармагының гына түгел, районыбызның зур горурлыгы булган шәхесләребезгә куелган мемориаль комплексны ачу мизгелләреннән башланып китте. Инде арабызда булмаганнар хакында истәлекләр яңарды, стелаларга чәчәкләр салынды.

  Тантанада халык сәламәтлеге сагында тырыш хезмәт куйган алдынгылар, капиталь ремонт үткәрүдә алны-ялны белми эшләгән төзүчеләр бүләкләнде.

  Элеккеге поликлиника бинасы стационардан ерак урнашканлыктан, пациентлар өчен билгеле бер кыенлыклар бар иде. Яңартылган поликлиниканың 3 катлы  бинасы заманча җиһазланган. Барлык медучреждениеләренең бер урында булуы халык өчен дә, медперсонал өчен дә бик уңайлы булачак. Биредә пациентларны кабул итү Яңа елдан башланачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев