Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда дүшәмбедән поликлиника пациентларны кабул итә башлый

Үзизоляция чорында планлы кабул итүләрне туктатып торган Азнакай үзәк сырхауханәсе поликлиникасы 25 майдан гадәттәге режимга күчә.

Пациентларны кабул итү катгый рәвештә алдан “Доктор 16” порталы аша электрон язылып, мондый мөмкинлеге булмаганнар поликлиникада инфомат яки регистратура аша теркәлеп, кабул ителә. Кешеләрнең язылган сәгатькә төгәл килүе мөһим, бу чиратлар тудырмау, халыкның бер вакытта күпләп җыелмавы өчен куелган мәҗбүри таләп. Әлбәттә, санитария-гигиена таләпләре бик нык сакланырга: пациентлар арасында 1,5 метр аралык булырга, барысы да битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.

–Тән температурасы күтәрелгән авырулыларның поликлиникага килүе кирәкми, табибны регистратурага шалтыратып өйгә чакырту мәслихәт, – дип ассызыклады поликлиниканың эш тәртибе хакында безгә хәбәр иткән баш табибның поликлиника буенча урынбасары Руслан Магомедов.

Ул шулай ук поликлиникада түләүле хезмәтләрнең шимбә көннәрендә 8.00-12.00 сәгатьләрдә күрсәтелүен дә җиткерде.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев