Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда Диализ үзәге ачылды

Үзәктә бөерләре җитди авырулы кешеләр дәваланачак.

2000 нче елларда районда гемодиализ авырулы 5 кеше булып, аларга дәвалануга Бөгелмәгә йөрү өчен транспортны район үзәк сырхауханәсе бирде. Авырулар саны елдан-ел арта барып, бу мәсьәләдә кыенлыклар килеп туды. Шуннан чыгып, 2012 елдан “Үсеш” (“Развитие”) шәфкатьлелек фонды һәм “HD заманча медицина клиникасы” амбулатор гемодиализ үзәге транспорт арендалауда матди ярдәм күрсәтүгә алынды. Фонд тарафыннан бу максатка 5 481 701,37 сум акча бирелде.

Инде менә диализ үзәге үзебезнең шәһәрдә дә барлыкка килде. Ул элеккеге поликлиника базасында ачылды.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, инвестор Фәнис Гыйләҗетдинов катнаштылар.

Үзәктә бөерләре җитди авырулы кешеләр дәваланачак. Андыйлар җирлегебездә бүгенге көнгә 35 кеше тәшкил итә.

Биредә 10 аппарат куелган, киләчәктә аларның санын тагын да арттыру күздә тотыла. Авырулыларга югары технологияле медицина хезмәте алу, ял итү, санитария-гигена таләпләрен саклау өчен барлык уңайлы, заманча шартлар тудырылган.

Үзәкне ачуга инвестор тарафыннан 80 миллион сумнан артык акча тотылган. Пациентларга уңайлы шартлар тудыру, алга таба дәвалануны дәвам итү өчен җирле бюджеттан да 1 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев