Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай «Татнефть»тән тагын ярдәм — кислород газификаторлары алды

Газификаторлар бүгенге көндә “кызыл зона” саналган йогышлы авырулар бүлеге һәм реанимация урнашкан биналар янәшәсенә махсус ясалган урыннарга урнаштырылды.

 Бүген “Татнефть” җитәкчелеге азнакайлыларга янә бер игелек гамәле кылып, район үзәк сырхауханәсенә 2 кислород газификаторы җибәрде.

–Без бу җиһазларга бик мохтаҗ идек, – диде аларны кабул иткән баш табиб Илдар Шиһапов. – Пандемия белән бәйле рәвештә, соңгы айларда кислородка кушу таләп ителгән авырулыларның саны нык артты. Үзебездәге баллоннарны ташу гына да никадәр көч һәм вакыт таләп итә. Башка уңайсызлыкларын инде әйтәсе дә юк. Һәркайсы 100 килодан артык торган баллоннарны һәр 2-4 сәгать саен  тәүлек әйләнә медицина учреждениесенең ир-егет хезмәткәрләре ташыды. Ә менә нефтьчеләрнең чираттагы бу ярдәме – кислород газификаторлары эшне күпкә җиңеләйтеп, медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын тагын да яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге җиһазларның берсе генә дә 80 баллонны алыштыра, үткәргеч аша килеп торган медицина кислородының, сүз дә юк,  сыйфаты да башка.  

  Һәркайсы 500 литрлы бу газификаторлар бүгенге көндә “кызыл зона” саналган йогышлы авырулар бүлеге һәм реанимация урнашкан биналар янәшәсенә махсус ясалган урыннарга урнаштырылды.

 Моныңчы да район-шәһәр үсешенә, азнакайлыларның тормыш шартларын яхшыртуга зур  өлеш кертеп, матди ярдәмен күрсәтеп килгән “Татнефть” җәмгыяте пандемия чорында да шулай игелек гамәлләре кылуын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев