Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕКЛАМА

Вил Усманов – Азнакайда! [+видео]

Татарстанның халык артисты, композитор һәм җырчы Вил Усманов танылган артист кына түгел, кызыклы шәхес тә. 17 март көнне ул Азнакай Мәдәният йортында зур концерт куячак. 16 мартта – Җәлилдә, 18 мартта–Баулыда, 19 мартта – Лениногорскида, 20 мартта – Бөгелмәдә, 21 мартта – Әлмәттә көтәләр аны. Бу көннәрдә әнә шулай иҗат дөньясына чумып, мәшәкатьләргә уралып йөргән чагы булса да, кызыксынулы соравыбызны җавапсыз калдырмады яраткан артистыбыз.

–Вил Нургалиевич, быелгы концертларыгызда тамашачы өчен нинди дә булса үзенчәлекләр өстәлмәдеме?

–Быелгы концертның программасы өр-яңа һәм ул “Без дигәнчә түгел” дип исемләнә. Ни өчен шулай икәнлеген тамашачы үзе килгәч аңлар. Концертыбызда талантлы яшьләр дә чыгыш ясаячак. Бик танылган гармунчы, тальянчы егет Айнур Муратов виртуоз уйнавы белән шаккатырачак тамашачыны. Шулай ук танылган җырчы Миләүшә Идиятова һәм башка талантлы кызлар-егетләр үзләренең җыр-биюләре белән сөендерчәк.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев