Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕКЛАМА

“СБК-Техносервис”. Уңыш стратегиясе

​​​​​​​Җирлегебездәге кайбер предприятиеләр сизелерлек икътисади кыенлыклар алдында калып, тискәре үзгәрешләргә дучар булган чорда, “СБК-Техносервис” та билгеле бер югалтулар кичереп алды. Әмма бу аның өчен вакытлы гына күренеш булды. Хәзер ул аягында нык басып торган, киләчәккә ышанычлы атлаган, яңарыш-алгарышларга йөз тоткан оешма. Әле шушы араларда гына район башлыгы Марсель Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән узган эшлекле очрашуда да предприятиенең бүгенге көн стратегиясе хупланып, аңа яңа киңлекләр фаразланды.

Хәзерге вакытта биредә 250 ләп азнакайлы хезмәт куя. Райондашларыбызга эш биреп, предприятие җитәкчелеге никадәр гаилә яшәешенә матди мөмкинлекләр тудыра дигән сүз. Аның генераль директоры Булат Кадыйм улы Дәүләтгәрәев хезмәт кешесен күрә, бәяли белә торган җитәкчеләрнең берсе. Мөмкинлек дигәннән, алар кайчандыр ябылган “Сельхозтехника” оешмасы ветераннарын да үз канатлары астына алып, бәйрәмнәрдә очрашулар үткәреп, һәркайсын юбилейлары белән котлап, алардан рәхмәт сүзләре ишетеп торалар. Игелекнең җирдә ятмасын, уңыш стратегиясендә менә шушы гамәлләрнең дә уңай чагылыш табасын белә алар: җирлегебездәге иганәчелек чараларында һәрчак актив катнашып киләләр, шәһәрдәге 16 нчы балалар бакчасы шефлары да алар.

“СБК-Техносервис”ның яше әле әллә ни олы түгел, 2009 елда нигез салынып, бөтен төр тампонаж, буровойларда үзләре әзерләгән измә белән эшчәнлеген Татарстан, Башкортостан республикаларында, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә җәелдергән оешма ул. Аның төп техник-технологик базаларының берсе Азнакайда урнашкан. Автотранспорт һәм махсус техниканы профилактик, капиталь ремонтлау, барлык дәрәҗәдә техник тикшерү үткәрү, хезмәт күрсәтү өчен тиешенчә җиһазланган, квалификацияле белгечләр тупланган ремонт базасы, ремонт-механик мастерскойда БПРга куелган барлык механик һәм электротехник җиһазларны объектларга илтү өчен тиешле геометрик күләмдә җитештерү, ремонтлау цехы да бар.

База территориясендә химик реагентлар һәм тампонаж материалларын эш производствосына өзлексез җибәреп тору өчен барлык җиһаз-уңайлыклар тудырылган.

Предприятие базасы үзе бер фәнни учреждениене хәтерләтә: күпьеллык тәҗрибәгә нигезләнгән геологик мәгълүматлар базасы булдырылган. 30 кешедән торган инженерлар төркеме карамагында югары класслы җиһазлар, интернет элемтәсе белән тәэмин ителгән, килеп туган технологик мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен фәнни лаборатория белән дә элемтә урнаштырылган. Төрле геологик шартларда бораулау мөмкинлеге биргән күп типтагы измәләр рецептурасы эшләнгән. Шунда ук аккредитацияне уңышлы үткән буровой измәләрен техник таләпләргә тикшерү лабораториясе бар. Ул измәнең, реагентның физик-химик сыйфатларын тикшерү өчен заманча җиһазланган. Персонал тиешле белемле, бай тәҗрибәле.

Лаборатория шулай ук предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлар өчен ГОСТ 1581-96 нигезендә портландцемент, шлак һәм тампонаж портландцементлары сыйфатына контрольлек итү буенча, буровой измәсенең оптималь составын сайлау, аны РД һәм АРI таләпләре буенча әзерләүдә аналитик эшләр алып бару мөмкинлекләренә ия.

Әнә шулай производствоны фәнни нигезләмәгә корып, алга яңа бурычлар куеп, булган потенциалдан җитештерүчән файдаланып эшләп яткан предприятиенең бүгенгесе ышанычлы, киләчәге тагын да яктырак.

 

Бүгенге көндә предприятиегә түбәндәге квалификацияле кадрлар кирәк:

–ЦА-320 мотористлары,

–СМН-20 машинистлары,

–“Е”, “С” категорияле шоферлар,

–Буровой измәләре буенча инженер-технологлар,

–Электр җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча электромонтер.

 

Реклама кысаларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев