Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕКЛАМА

Иң заманча җиһазлар – “Азнакай” санаториесендә

Шәһәребезнең гүзәл урыннарының берсендә, гасырлык агачлар куенына урнашкан “Азнакай” санаториесе заманча технологиянең иң текә, яңа чыккан, сихәтлекне тулаем яхшыртуга юнәлтелгән һәм нәтиҗәсен бик озак та көттермәгән аппаратуралар белән җиһазланышка төп игътибарны биреп, конкурентларыннан һәрчак берничә адым алда атлый.

Әйдәгез, баш табиб Рөстәм Дәүләтшинның үзен тыңлап карыйк.

–Бөтен гәүдәне эшкә җиккән менә бу массаж кроватен әле күптән түгел генә кайтардык, – дип күрсәтә ул сәламәтлеген ныгытырга Мәскәүдән үк килгән Резеда ханым “тирбәлгән” аппаратны күрсәтеп. – Бу инде бер хондрозыңны да, тоз утырган җиреңне дә “үтүкләми” калдырмый. Кыйммәт әлбәттә, әмма безгә сихәтлеген ныгыту өмете белән килгәннәр икән, без моның өчен чыгымнардан куркып тормаска, бу өметне аклау өчен югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә тиешбез, дип саныйбыз һәм моңа ирешү өчен бар тырышлыкны куябыз.

Һәр бүлмәдә заманча аппаратуралар гына түгел, ә күңелне дә, тәнне дә биләп алган үзгә бер мохиткә чумасың. Ярты гасыр халык сәламәтлеген ныгыткан санаторийга үз эшенең чын осталары, аның директоры Рөстәм Ибраһим улы кебек медицинада иҗади яна белгән, позитив фикерле кешеләр генә җыелган шул.

Үзебезнең җирлектән алына торган составында кремний, радон, сероводород, магний булган ләм белән бары тик мондагы белгечләр генә куллана торган алымда традицион дәвалауның файдасын инде язып торасы да юк, биредә магнит һәм лазер терапиясен дә инде ике дистә елдан артык нәтиҗәле кулланалар. Полиартрит, башка төр авырулардан криоген җайланмасы уңышлы файдаланыла.

Электр һәм ут белән дәвалау алып барылган кабиналарның саны гына да 2 дистәгә якын.

Нинди төр авырулар өчен аеруча нәтиҗәле соң биредәге дәвалау?

Әйтергә кирәк, аларны шактый санап булыр иде. Инде әйтеп узганча, остеохондроз, артроз-артрит, төрле травмалардан соң тернәкләнү, сулыш һәм ашказаны органнары, үпкә һәм үт куыгы, хроник тонзиллит, нейродермит, гинекология, эндокрен системасы, нерв-тамыр системасы һәм башка төрле авыруларны “Азнакай” санаториесендә бик уңышлы дәвалап киләләр. Болардан тыш, стоматолог, косметолог, релаксация, сөлек белән дәвалау кабинетлары эшли, сауна, бассейн бар.

Санаторий берьюлы 200ләп кешене кабул итә ала. 3 катлы корпусларда барлык уңайлыклар тудырылган. Яшәү урыннары бер, ике, өч кешелек. Бүлмәләрдә телевизор карыйм дисәң дә, чәйләп алырга да шартлар җиткелекле.

Иркен, уңайлы ашханәдә 5-6 тапкыр туклану оештырылган, диетик туклануга аерым игътибар бирелә. Әле яңарак кына телеңне йотарлык туңдырма ясау җайланмасы да алып куйганнар.

“Азнакай” санаториесенә дөньяның кайсы почмагыннан гына килмиләр! Ә инде илебезнең төрле төбәкләреннән эзләп-табып килүчеләрне әйтәсе дә юк.

Гүзәл Азнакаебызда урнашкан бу җәннәт һәм дәва йортының ишекләре һәркемгә ачык!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев