Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕКЛАМА

Азнакайда тәгәрмәчле туристик йортлар ясыйлар

​​​​​​​Кайбер кешеләр үз машиналары белән сәяхәт итәргә ярата. Әмма гадәти машинада юл йөрүе авыр. Шуңа күрә дә оста куллар тагылмалы тәгәрмәчле өйләр уйлап тапканнар. Билетлар булырмы, самолет яки поездның вакытын кичектермәсләрме, кунакханәгә ничек урнашырмын дип кайгырасы юк. Аннары, үзең теләгән маршрут буенча барасың, теләгән вакытта туктап, ял итә аласың.

Безнең Азнакайда да ясыйлар андый тәгәрмәчле туристик йортларны. Әлеге эш белән Илдар Сөнәгатов һәм һәм Эдуард Петкеев шөгыльләнә.

Алар икесе дә Азнакай егетләре. Икесе дә техник югары белемле. Тормыш юллары исә «Нефтмеш» заводында кисешә. 2017 елда алар бергә «Автодом» проектын эшлиләр һәм бу тема белән кызыксынып китәләр.

– Россиядә әле бу юнәлеш җәелмәгән. Күптән үз эшемне ачарга хыяллана идем, әмма кайдан башларга белми йөрдем. Башкалар салган эздән барасы килмәде. Безнең продукт белән Испания, Чехия кызыксына башлады. Алга таба Европа илләре белән эшләүгә йөз тотатабыз, чөнки анда мондый өйләргә сорау зур, – ди Илдар Сөнәгатов.

ТР Икътисад министрлыгы тәкъдиме белән предприятиенең продукциясе марттан башлап 3 ай дәвамында Казан аэропортында күргәзмәдә торачак.

Әмма бу югарылыкка җиткәнче, Илдар белән Эдуардка тәвәкәлләп заводтан китәргә, максатларына ирешү өчен шушы проект өстендә генә түгел, өстәмә башка заказлар буенча да эшләргә туры килә.

– Инде хыялны тормышка ашырыр чак җитте. Акча каян алырга? Без эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек. Аңа идеябыз ошады. Ул безне район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очраштырды, – дип егетләр үзләре үткән юл белән таныштыралар. – Бизнесны башлар өчен сәнәгать мәйданчыгыннан урын бирделәр. Мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә тора идек. Бизнес-план язып, аннан субсидия алдык. Бу акчага җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ачтык. Исемен кешегә кызыклы һәм әһаңле булсын дип, үзебезнең фамилияләрнең беренче иҗекләрен ялгап куштык.

Әнә шулай итеп, «Петсун» җәмгыятенә беренче нигез «ташы» салына. Егетләр зур булмаган версиядән башлыйлар. Бу өйне ясар өчен ике ай вакытлары китә. Әмма сатарга куйгач, көймәләре комга терәлә.

– Кая барсак, шунда сөйрәп йөрдек. «Монда йоклап та, утырып та ял итәргә, ашарга пешерергә дә була икән», – дип, кешеләр күргәч шаккаталар, ләкин алырга теләүче юк. Сата алмагач, бик борчылдык, дөрес юлдан китмәдекме әллә дип шикләнә башладык. Бәхетебезгә, 3-4 айдан Киров ягыннан берәү бәясен дә кызыксынып тормыйча сатып алып китте һәм безгә яңадан канатлар үсте, – ди Илдар Сөнәгатов.

Аннан инде Интернетта үз сайтларын булдыралар, социаль челтәрләр аша продукцияләрен рекламалый башлыйлар. Шулай итеп, аларны хәзер республикада гына түгел, чит илләрдә дә беләләр.

Беренче йортны үз көчләре белән ясасалар, алга таба килешү нигезендә эшчеләр алалар.

«Петсун»ның тәгәрмәчле өйләрен инде Россиянең төрле төбәкләрендә очратырга була. Бу продукт белән Европада да кызыксыналар. Клиентларның сорау-таләпләрен исәпкә алып, төрле дизайнда төрле модульләр ясыйлар.

– Эшли-эшли осталыгыбыз арта. Аннан без инженерлар буларак, һөнәри яктан да үсәбез. Бу өлкәдә «Нефтемаш» заводы зур тормыш мәктәбе булды, чөнки биредә модульле йортлар төзү буенча тәҗрибә тупладык, – ди егетләр.

Район хакимиятенең генә түгел, республика җитәкчелегенең дә ярдәмен тоялар алар. Үз продукцияләрен ике тапкыр Татарстан Президенты каршында тәкъдир иткәннәр. ТР икътисад министрлыгы кечкенә процентлар белән займ биргән, продукцияләрен сертификацияләүдә булыша. Егетләр транспорт чарасына үз техник паспортларын булдыру өстендә эш алып баралар.

Идеялары күп. Президентка тагын бер тәкъдим белән чыгасылары килә – республикабызда туризмны үстерү максатларында автотуристларга туктап ял итү өчен уңайлы кемпинг мәйданчыклары төзү.

Бу ел егетләр өчен уңышлы һәм күңелле вакыйгадан башланды: «Петсун» җәмгыяте җитәкчесе Илдар Сөнәгатов районның «Ел эшмәкәре» исеменә лаек булды. Бу алар эшчәнлегенә лаеклы бәя. Бары тырышлар һәм тәвәкәлләр генә алга юл яра һәм максатларына ирешә.

Реклама кысаларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев