Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Яшь каләм ияләре – “Маяк”та - ФОТОРЕПОРТАЖ

​​​​​​​Мәдәни үзәктә әле беренче елын гына эшләп килүче “Яшь журналист” мәктәбенең каләм осталары “Маяк”та кунакта булып китте.

8-16 яшьлек 15 ләп кызлар-малайларны берләштергән иҗат төркеме үзенең татулыгы, бердәмлеге, креатив фикерләве белән игътибарны җәлеп итте. Җитәкчеләре Лилия Рәшит кызы Баянова үзе дә мәктәптә укыган елларында ук “Маяк” каршында яшьләр һәм балалар өчен чыгып килгән “Спектр” газетасының үз хәбәрчесе булып, мәкаләләр язып үскән иҗат кешесе.

Кунаклар газета журналистларын сорауларга күмде, үзләренең иҗат эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. Алар шигырьләр дә яза, хикәяләре дә бар, мәктәп тормышын чагылдырып мәкаләләр иҗат итәләр, алай гына да түгел, бик оста итеп видеосюжетлар эшләп, аларны үзләре монтажлый да икән. Язмалары “Ялкын” журналында дөнья күреп килә. Әнә шундый активларның берсе Эльза Ишмиева Татарстанның мәктәп лидерлары әгъзасы.

Бик кызыклы барган бу очрашуда киләчәктә дә шулай иҗади хезмәттәшлектә яшәргә сүз куештык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев