Үткәннәрне барлап, киләчәккә ышанычлы атлап...
95 яшьлек «Маяк»ның тарихы һәм бүгенгесе турында
Районда тәүге һәм бердәнбер булып калган газета 1930 елны нәшер ителә башлый. Аның беренче саны 15 мартта «Комбинат» дип аталган оешма (соңрак ул МТСка әйләнә) каршысында «Коммуна» исеме белән чыга.
Ул Тымытык, Азнакай, Әлкәй волостьларында таратыла. Шушы ук елда республикада районнар оешкач, газета партиянең Азнакай районы комитеты һәм район Советы органы булып, Азнакайда нәшер ителә башлый. Бу чорда ул латин графикасында чыга. Азнакай районыннан Тымытык районы аерылып чыга һәм яңа район 1933 елның икенче яртыеллыгында «Трактор» исеме астында үз басма органын булдыра. Ватан сугышы елларында алар шул чор вакыйгаларын яктыртып, бергә дөнья күреп килә.
1931-1933 елларда газетага Хәлил Кәрамуллин мөхәррирлек итә. Аннан соңгы 3 елда бу вазифаны Гомәр Кәбиров башкара. Газета 1881 елда эшләнгән «американка» станогында басыла. Ә инде хәрефләр кулдан җыела. Аннан соңгы еллардагы мөхәррирләр: Вәли Закиров, Мөгыйн Мортазин. Сугышка кадәр урынбасар булып эшләгән Миргасим Касыймовка да мөхәррир урынына калып, газета чыгарылышына җаваплылык тотарга туры килә. 1939-1940 елларда газета мөхәррире — Әхмәт Муллагалиев.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында җитәкчеләр еш алышына, килгән бере фронтка китә тора. 1940 елда редактор өчен җаваплы дип Гайсә Исламов кул куйган. Аннары бу вазифага Маһинур Мөхитова билгеләнә. Газета хезмәткәрләре сугыш авырлыкларын, якташларыбызның тылдагы каһарманнарча хезмәтләрен яктыртып, һәммәсен җиңүгә рухландырып, яңа җиңүләргә өндәгән язмалар биреп киләләр.
1947 елдан 1956 елга кадәр редакторлык йөген Миңнеямал Сәеткулова тарта. 20 еллап редакциядә машинистка хезмәтен башкарган Зәйтүнә апа Мортазинаның якты истәлеге дә күңелләрдә саклана.
1957 елдан 1962 елга кадәр редакция белән Дамир Зарипов җитәкчелек итә. 1962 елда СССР Югары Советы карары белән районнарны эреләндерү сәясәте башлана һәм Азнакай районының яртысы Әлмәт, яртысы Бөгелмә районнарына кушыла. «Коммуна» да эшчәнлеген туктата. Безнең төбәктә Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Баулы, Әлмәт, Лениногорск районнары өчен 1962 елның язында «Хезмәткә дан» газетасы чыга башлый. 1965 елда, районнарны һәм аларның газеталарын яңадан торгызалар. Шул елдан Азнакайда район газетасы «Маяк» исеме белән нәшер ителә башлый. Аңа мөхәррир итеп Ниһат Мозаффаровны билгелиләр. Ә инде 1966 елдан бу вазифага республика җитәкчелеге Ибраһим Дәүләтшинны билгели. Ул чорда коллективта талантлы журналистлар Антонина Таланова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ибраһим Вәлиев эшли. 20 елдан артык гомерен газета эшенә багышлаган Мөгамбәр Шәрифуллинның да эшчәнлеге биредә башлана. Мәхмүт Хәсәнов килгәч, редакция эше тагын да җанланып китә. Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин да "Маяк«та эшләп иҗат утында янган. Талантлы журналист Хәйдәр Хәлимуллин ул чорларда оста тәрҗемәче була. Язучы Ирек Бәдретдинов та биредә каләм чарлаган журналист. Соңрак олпат язучыга әйләнгән Нур Әхмәдиев радиода эшләп йөри. Җирле радио хезмәтенә тынгысыз журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны Хөршисара Кашафетдинова да зур өлеш кертә.
Ибраһим Солтан улыннан соң редактор камытын Насих Таҗиев, Әхәт Мөхәммәтшин кияләр. Әхәт Хаҗиевич бу вазифаны дистә елга якын башкара.
1983 елда газетаның мөхәррире итеп Ясир Хөснетдинов билгеләнә. 20-30-40ар еллар дәвамында районыбыз тарихының елъязмасын тудырып килгән олпат журналистларыбыз Әсгать Сәгытдинов, ТРның атказанган Мәдәният хезмәткәре: Нәсимә Камалиева, Нәфис Гәрәйшин, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәрләре: Лиза Нурлыева, Нәсимә Фазлыева, Резеда Шәрипова, Надия Шәйхетдинова, Расиха Фәизова; Наил Абдуллин, дубляж буенча урынбасар Фәния Хөснетдинова ил-көн вакыйгаларын, район тормышын көне-сәгате белән халыкка җиткереп тордылар. Легендар фотограф Рәфкать Садриевны районда белмәгән кеше бармы икән? Газетаны дөнья йөзенә чыгаруда хезмәткәрләребез Габидә Җиһаншина, Энҗе Вәлиева, Наилә Газизуллина, Рәмзия Габдуллина, Асия Мөхәммәтшина, Гөлсем Хисамиева, Резеда Солтангирова, Нәсимә Хөснетдинова, Әминә Хәкимова, Ирина Мөбарәкшина, Гөлүзә Ахунова, Әлфия Шәфыйкова да бар тырышлык-сәләтләрен биреп, озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйдылар.
Яшьрәкләрдән Гөлнара Шәйдуллина, Айгөл Шәрипова, Энҗе Галәветдинова, Гүзәл Ганиева, Гүзәл Тимбакова, Гөлназ Җиһаншина, Зилия Хафизова, Гүзәл Корбанова, Айгөл Шәйхулова, Рәилә Яриәхмәтова, Миләүшә Баһауова, Зөлфия Шәрипова, Илүзә Сәлахова, Гөлназ Дәүләтова, Ирек Шәйдуллин, Роберт Газизов, Айнур Вәлиев, Айрат Вәлиев, Илдар Әюпов һәм башкалар төрле елларда төрле вазифаларны башкардылар.
Еллар узган саен бакыйлыкка күчкән хезмәткәрләребезнең дә саны арта тора. Соңгы ике-өч елда гына да журналистлар Нәфис Гәрәйшин, йөгереп йөргән җиреннән Лиза Нурлыева; тәрҗемәчеләребез Энҗе Вәлиева, Асия Мөхәммәтшина, типография хезмәткәре Җәүһәрия Садриевалар арабыздан мәңгелеккә китеп бардылар. Аларның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Сүз дә юк, газетаны тиешле югарылыкка җиткерү өчен ныклы матди база кирәк. Гәүһәр Шәймәрданова 20 ел газетага мөхәррирлек иткән чорда редакция дә шактый гына технологик үсеш-үзгәрешләр кичерде. Компьютерлашу чорында ул республика редакцияләренең тәҗрибә мәктәбенә әверелде дисәк тә була.
Баш мөхәррир булып Гөлгенә Кәримова килгәч, газетабыз да, редакция тормышы да яңа үзгәрешләр кичерде. Яңа, заманча җиһазлар кайтты, капиталь ремонт ясалды. Ике тапкыр «Бәллүр каләм» бәйгесендә, күп кенә республикакүләм бәйгеләрдә җиңүләр яуладык.
Киләчәккә ышанычлы атлап
95 ел гомер эчендә замана белән бергә «Маяк» газетасы да зур үзгәрешләр кичерде. Журналистның төп эш коралы булган каләм, блокнот, чыбыклы телефонны компьютер, диктофон, фотоаппарат... алыштырды. Бүгенге хезмәткәрләрдән язу сәләте генә түгел, заманча коммуникацион технологияләрне куллану осталыгы да таләп ителә. Кызу темплар белән яшәүче укучы мәкаләләләрдән матур сүзләр, лирика түгел, ә бәлки яңалыклар, фактлар эзли, шуңа да газетаның форматы, мәгълүматны укучыга җиткерү формалары да үзгәрә, оперативлык, җитезлек, өлгерлек таләп ителә. Тиз дә, дөрес тә, матур да булсын.
Бүгенге көндә «Маяк» баш мөхәррир —"Татмедиа" АҖ филиалы директоры, төрле катлаулы хәлләрдә дә тиз һәм нәтиҗәле чишелеш таба белүче, гадел, кайгыртучан яшь җитәкче Фәрхәт Шәйхулов кул астында яңадан-яңа үрләргә ирешә. Редакциядә алыштыргысыз, үз эшләренең чын осталары хезмәт куя. Биредә эшләүче рус һәм татар телләрен камил белеп, язарга, сөйләшергә, тәрҗемә итәргә, бик тә күп белергә, көн-төн, бәйрәм белән хисаплашмыйча эшләргә тиеш. Фото, видеоларны әйтеп тә торасы юк. «Аю баласын да өйрәтәләр», — дисәләр дә, иҗат эше башкачарак шул. Аның өчен тумыштан булган сәләт кирәк. Андый кадрларны каян табасың? Шуңа да редакциягә кадрлар табу бик авыр. Алар килә тордылар, китә тордылар. Озак еллар дәвамында тотрыклы эшләп килүче коллективны алыштырырга кешеләр бик кирәк иде. Табылды андый кадрлар. 2012 елда Таңсылу Саниеваның эшкә килүе — редакция өчен кыйммәтле табыш булды. Ул бик тиз югары уңышларга иреште. Ул баш мөхәрриребез Фәрхәт Шәйхуловның уң кулы — аның урынбасары, җаваплы сәркатиб, талантлы журналист. Тагын бер елдан соң икенче алыштыргысыз хезмәткәребез Гөлнара Хафизова килде. Ул — рус телендә чыга торган газетаның «хуҗабикәсе» — дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары, журналист. Газетаның, сайттагы рус телендәге мәкаләләренең һәр хәрефе, сүзе аның аша уза. Нәсимә Фазлыева 40 ел гомерен «Маяк» газетасына багышлаган тәҗрибәле журналист, күп кенә китаплар авторы. Газетаны версткалаучы Ирина Мөбарәкшинадан башка газетаны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ул 30 ел дәвамында биредә фидакарь хезмәт кую дәвамында газета ясауның бөтен нечкәлекләрен белеп бетергән.
Полосаларны Таңсылу Илшатовна белән бергә шалт-шолт, заманча бер дигән итеп салып та куялар. Бер сәбәп белән Ирина Юрьевна килми калса, «бетте баш», газета соңга кала. Кызлар кебек япь-яшь калган Гүзәл Мөбарәкшинаның да хезмәт стажы 20 ел икән инде. Реклама бүлеге белгече булып эшкә килгән Гүзәлебез редакциядә баш бухгалтер булып фидакарь хезмәт куйган Гөлнара Шәйдуллинаны алыштырып та куйды. Менә бит нинди тәвәккәл, кыю йөрәкле хатын-кызлар эшли редакциядә. Заманча коммуникацияләрне биш бармагы кебек белгән, райондашларыбызның бик күп китапларын чыгарган веб-редактор Җәмилә Бәйрәмова да редакциябез өчен зур табыш булды. Реклама бүлеге белгечләре, яшь кызларыбыз Элина Гатина һәм Миләүшә Тимбакова үз эшләрен яхшы гына башкарып киләләр. Бу кызларыбыз редакциянең авырлыкларына карамыйча, төпләнеп калырлар дип өмет итәбез. Соңгы айларда журналистларга ярдәмгә Зөлфия Газизуллина да килде. Үзенчәлекле язмалары белән укучыларыбызга танылып килә. Оста филолог Алсу Зиатдинова да һәрдаим редакциябезгә ярдәм итеп тора. Айгөл Закирова да коллективка җиңел генә кереп китте. Әле аның эше күп — икенче бәбиләрен алып кайттылар. Эльвира Храмова укучыларыбыз белән турыдан-туры элемтәдә тора: буяу исе килеп торган «свежий» "Маяк«ларны аларга иң беренче булып ул тапшыра, редакциябез бинасын һәрчак тәртип, чисталыкта тота. Ә Азнакай телевидениесенә нигез салучы җитәкчеләрнең берсе, безнең алыштыргысыз машина йөртүчебез Марат Басариев тәүлекнең теләсә кайсы вакытында журналистларыбызны ерак араларга да илтеп җиткерә. Коллектив, әлбәттә, алышынып тора. Ә бүгенге көндә редакциядә менә шундый фидакарь, алыштыргысыз коллектив эшли.
Газета — ул коллектив иҗат җимеше. Аның бер генә саны да штаттан тыш хәбәрчеләрнең язмаларыннан башка чыкмый. Хәзер язмаларны легендар хәбәрчебез Мөдәррис Усманов кебек иртә таңнан Туйкә авылыннан велосипед белән китерүчеләр юк инде. Язмаларны күпчелек электрон почта аша гына җибәрәләр. Хәбәрчеләребезнең исем-фамилияләрен санап кына бетереп булмастыр ул. Алты дистә елдан артык. «Маяк» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән «Гөлстан» әдәби берләшмәсе язучы-шагыйрьләренең иҗаты — газетаның эчтәлеген баетып тора. Гөлстанчылар — безнең актив хәбәрчеләребез дә.
Укучысы булмаса, газета да яшәмәс иде. Районыбызның бердәнбер газетасы белән араларын өзмәгән, тугры калган укучыларыбызга рәхмәтлебез. «Маяк» яшәсен, өйләргә яктылык һәм яхшылык алып керсен, районыбыз елъязмасы буларак, киләчәк буыннарыбызга кыйммәтле мирас калдырсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев