Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

“Маяк”та – Дублер көне

Районыбызның яшь лидерлары катнашында Дублер көне безнең “Маяк” газетасы редакциясендә дә истә калырлык узды.

Шәһәребезнең 5 нче мәктәбе укучысы Михаил Ануфриев бу көнен безнең белән үткәрде. Михаил киләчәк һөнәрен журналистика белән бәйләргә уйлаган. Әкренләп иҗат дөньясына да кереп барышы – Мәдәни үзәкнең яшь журналистлар мәктәбенә йөри.

“Татмедиа” АҖ филиалы директоры – “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов аны коллектив, редакция эшчәнлеге белән таныштырып, бик күп яңалыклар ачты.

– Бердән, җитәкче булуның никадәр җаваплы, тынгысыз хезмәт булуын төшенсәм, журналистлар, редакция хезмәткәрләре белән аралашу миндә көтелмәгән кичерешләр тудырды, онытылмас очрашу булды, – ди Михаил. –Әлегә кадәр район яңалыкларын газетадан укып торсам да, аларны кемнәр язуын күз алдына китерә алмый идем. Хәзер инде киләчәгемне журналистика белән бәйләү теләге тагын да үсте, редакция сукмагына эзем суынмас, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев