Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Маяклылар үзешчәннәр бәйгесендә җиңүгә ирештеләр

Азнакайда район  предприятиеләре һәм оешмалары арасында узган үзешчән сәнгать смотр-конкурсында 16 хезмәт коллективы катнашты.

Быел әлеге бәйгедә  “Маяк” газетасы редакциясе коллективы да чыгыш ясады.

Журналистлар гадәттә башкаларны язып өйрәнгән. Ә бу юлы үзебезне сәнгать өлкәсендә сынап карарга булдык. Хезмәттәшебез, бүлек мөдире Резеда Шәрипова берьюлы җырны да, биюне дә, борынгы гореф-гадәтләрне дә үз эченә алган сценарий иҗат итте. “Заманча аулак өй” күренешен сәхнәләштереп, әби-бабаларыбызның йолаларын онытып, бүгенге заман яшьләренең телефон, Интернет челтәренә батып баруларын, авылга яшьләрне тарту проблемасын яктыртасыбыз килде.

Ике атна дәвамында, иртәнге планеркадан соң, баш мөхәрриребез Фәрхәт Шәйхулов баянын кулына алып, безне репетициягә җыйды. “Барсак-бардык, бармасак юк”, - дип уйнап кына башлаганган эшкә тора-бара чынлап керештек. Генераль репетиция вакытында Азнакай халык театры режиссеры Гөлсинә Җамалиеваның киңәш-тәкъдимнәре дә зур ярдәм итте. Сәхнәгә ничек кереп, ничек чыгарга, кайсы якка карап, нинди тонда сөйләргә икәнен төшендек. Әмма жюри алдына чыгып баскач, ул киңәшләрнең күбесе каушаудан онытылды да.

Шулай да без бер тында сценарийны башыннан ахырына кадәр башкарып чыга алдык. Яңадан оператор Рамил Исламов төшергән видеоны карагач, һич тә Камал артистларыннан ким уйнаганбыз икән дип куандык.

Быел үзешчән-сәнгать смотр-конкурсында "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә дә эшләр каралды. Анда уңган-булган кызларыбыз үзләренең берсеннән-берсе үзгә кул эшләрен тәкъдим итеп, тамашачыларның гына түгел, жюри әгъзаларының да игътибарын җәлеп итте.

Бәйгегә нәтиҗә ясар көнне, билгеле, барыбыз да көтеп алдык. Башкарган эшебезнең нәтиҗәләрен күрү - безгә тагын да канатлар куйды. Беренче генә тапкыр сәхнә тотса да, "Маяк" газетасы редакциясе коллективы "Ел ачышы" номинациясендә җиңү яулады. Хезмәттәшләребезнең кул эшләре күргәзмәсе шулай ук югары бәяләнеп, дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев