Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Маяклылар сәхнә тотты

Үзешчән сәнгать смотрында “Маяк” газетасы редакциясе “Заманча аулак өй” күренешен тәкъдим итте.

Мәдәният йортында ел саен предприятие-оешмалар арасында үткәрелә торган үзешчән-сәнгать смотр-конкурсның сайлап алу туры бара. Быел анда “Маяк” газетасы редакциясе коллективы да чыгыш ясады.

Журналистлар гадәттә башкаларны язып өйрәнгән. Ә бу юлы үзебезне сәнгать өлкәсендә сынап карарга булдык. Берьюлы җырны да, биюне дә, борынгы гореф-гадәтләрне дә үз эченә алган сценарий яздык. Репетиция саен аны һәркем үз идеялары белән тулыландырды.

Әби-бабаларыбызның йолаларын онытып, бүгенге заман яшьләренең телефон, Интернет челтәренә батып баруларын, авылга яшьләрне тарту проблемасын яктыртасыбыз килде.

Ике атна дәвамында, иртәнге планеркадан соң, баш мөхәрриребез Фәрхәт Шәйхулов баянын кулына алып, безне репетициягә җыйды. “Барсак-бардык, бармасак юк”, - дип уйнап кына башлаганган эшкә тора-бара чынлап керештек. Генераль репетиция вакытында Азнакай халык театры режиссеры Гөлсинә Җамалиеваның киңәш-тәкъдимнәре дә зур ярдәм итте. Сәхнәгә ничек кереп, ничек чыгарга, кайсы якка карап, нинди тонда сөйләргә икәнен төшендек. Әмма жюри алдына чыгып баскач, ул киңәшләрнең күбесе каушаудан онытылды да.

Шулай да без бер тында сценарийны башыннан ахырына кадәр башкарып чыга алдык. Яңадан оператор Рамил Исламов төшергән видеоны карагач, һич тә Камал артистларыннан ким уйнаганбыз икән дип куандык.

Газета эше бик тыгыз булуга карамастан, дәртләнеп, янып йөрдек әзерлек көннәрендә. Әле хәзер дә планеркадан соң баянга кушылып җырлап-биеп җибәрәсе килеп китә.

Безнең чыгышка сездән дә бәя көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев