Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

“Маяк” ханым-туташлары кич утырдык (ФОТО)

​​​​​​​Районыбызда иң иҗтимагый активларның берсе булган Эльвира Галиева җитәкчелегендәге хатын-кызлар советын идеялар генераторы дисәң дә була.

Көн туса – яңа чаралар, яңа эш алымнары кертелеп кенә тора. Башлангыч оешмалар алдына да җитди бурычлар куела. Беребезне дә тик тотмау, актив тормыш эчендә кайнату, яшәешебезне тагын да мәгънәле, кызыклы итүдә Эльвира Сәйлүн кызының максаты. Редакция каршында эшләп килүче хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы да менә шушы идеялар өерендә. Дүшәмбедә чираттагы утырышка җыелдык. “Хатын-кыз гүзәллек алиһәсе” исеме астында барды ул. Баш мөхәрриребез Фәрхәт Шәйхуловка гел хатын-кызлардан гына торган коллектив белән җитәкчелек итүнең бик җиңелдән түгеллеген беләбез. Әмма ул инде һәркайсыбызның холык-фигылен өйрәнеп бетерде дисәң дә була. Шулай булмаса, бер йодрыкка тупланып, матур гына эшләп ятмас идек. Хәзерге заманда гүзәл затлар иңенә төшкән җаваплылык, бурычларны ассызыклап, аның авызыннан коллективыбыздан бик канәгать булуын, рәхмәт сүзләрен ишетү, сүз дә юк, күңелләргә сары май булып ятты. Кунак итеп чакырылган районның иҗтимагый советы рәисе Лилия Әхмәдишина, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева да тормышта, җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан роле турындагы үзләренең эчтәлекле, мавыктыргыч чыгышлары белән һәркайсыбызны уйландырып, кайбер нәрсәләргә карашларны тамырдан үзгәрттеләр.

Шәһәребездә күптән түгел ачылган “Никах үзәге” җитәкчесе Зәлинә Мостафина кичәбезгә берсеннән-берсе затлы күлмәкләр кигән модель кызлар белән килде. Алар мастер-класс үткәреп, татар хатын-кызлары, мөслимәләр өчен күлмәк, яулык өлгеләре күрсәтте, аларны кию, бәйләү серләрен ачтылар. Осталар тудырган матурлык мохитендә үзебез дә төс-биткә дә, күңел халәте белән дә танымаслык булып үзгәрдек.

Атнаны без әнә шулай эштән соң чәй өстәле артында кич утырып, аралашып, эчке дөньябызны баетып, серләшеп, киңәшеп, бик күп яңалыклар ачып, рәхәт үткәрдек. Ә сез, районыбызның төрле хезмәт коллективларында эшләүче хөрмәтле ханым-туташлар, ничек яшисез? Ниләр белән мавыгасыз? Шундый очрашулар үткәреп торасызмы? Сездән хәбәрләр, фото-видеорепортажлар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев