Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

«Маяк» газетасы редакциясе Шигырь уку бәйгесендә катнашучыларны бүләкләде

Нәкъ 26 апрельдә, бөек шагыйребез туган көнне, район үзәк китапханәсендә җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Маяк” газетасы редакциясе үзенең aznakaevo-rt.ru сайтында мәктәп укучылары һәм кече яшьтәге балалар арасында сәнгатьле шигырь уку бәйгесе уздырган иде. Нәкъ 26 апрельдә, бөек шагыйребез туган көнне, район үзәк китапханәсендә җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Редакциябезгә 49 укучыдан  видеоязмалар килгән иде. Без бер генә баланы да игътибарсыз калдырмаска тырыштык. Газетабызның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов аларга изге теләкләрен җиткереп, һәрберсенә Дипломнар, Мактау грамоталары тапшырды.  Күбрәк тавыш җыйган беренче унике балага китаплар, ә инде беренче өч урынга, вәгъдә ителгәнчә, кинотеатрга билетлар бүләк ителде.

Менә алар безнең бәйге җиңүчеләре: 1 нче урын - Азнакай 8 нче мәктәп укучысы Ислам Юнусов; 2 нче урын - Актүбә 2 нче мәктәбе укучысы Илсөя Зәйнетдинова, 3 нче урын - Азнакай 7 нче мәктәп укучысы Аделина Солтанова.

Тагын бер кат конкурста катнашучыларга, кичәне алып барган китапханәче Әлфия Файзуллинага, мәгариф системасына, барлык тавыш бирүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да яңа бәйгеләрдә катнашуыгызны көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев