Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Маяк” газетасы өчен бәйрәмнәр дә эш кебек

    Әле менә бүген журналистыбыз Нәсимә Фазлыеваның туган көнен билгеләп уздык.

    Коллективны эштән бигрәк бергә үткәргән чаралар ныграк берләштерә. “Маяк” газетасы редакциясе хезмәткәрләре эшли дә, матур итеп ял да итә беләләр. Алай гына да түгел, хәтта ялларны да эш файдасына боралар.

    Әле менә бүген журналистыбыз Нәсимә Фазлыеваның туган көнен билгеләп уздык. Ул төшке ашка бик тәмле бәлеш пешереп алып килгән. Нәсимәнең оста кулы икәнен белә идек инде, бу юлысы да ул үзенең бәлеш пешерү серләре белән уртаклашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: