«Маяк» газетасы 90 еллык юбилеена бик күп кунаклар җыйды
Азнакай районының бай тарихлы “Маяк” газетасы 26 февральдә Мәдәният йортында үзенең 90 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды.
Әлеге тантаналы чарада район һәм “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге, күрше-тирә район газеталарының баш мөхәррирләре, предприятие-учреждение җитәкчеләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр, гөлстанчылар һәм газета укучылар катнаштылар.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры Нияз Гәреев юбилей белән кайнар котлап, “Маяк” газетасының җәмгыятьтәге ролен билгеләп үттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр һәм редакция хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
– Редакция район хакимиятнең һәрчак ярдәмен тоеп яши. Марсель Зөфәровичка һәм аның командасына тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде Нияз Гәреев һәм район башлыгына җәмгыятьнең бүләген тапшырды.
Ул “ТАТМЕДИА” исеменнән коллективка 100 мең сумлык сертификат бүләк итте. Шулай ук коллектив “Татнефть” җәмгыятеннән дә 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов редакция эшчәнлегенә һәрдаим ярдәм иткән район һәм “ТАТМЕДИА” җитәкчелегенә тирән рәхмәтен җиткерде.
Тарихчы-археолог, академик Альберт Борханов та маяклыларга бүләкләре белән килгән иде.
Чара театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Кичә чыгышлар һәм иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Редакция һәм типография ветераннары да игътибардан читтә калмады – аларга да коллективның бүгенге яшь буыны бүләкләр тапшырды.
Үзенең 90 еллык юбилее уңаеннан редакция газетага иң актив яздырган почта бүлекләре һәм почтальоннар өчен кызыксындыру чарасы булдырды. Кичәдә “Маяк”ның күчмә кубогы авыл почта бүлекләре арасында “Маяк” газетасына иң күп яздыручы Стәрле почта бүлекчәсе почтальоны Алсу Хөҗҗәтовага һәм шәһәрдә үзәк почта җитәкчесе Наилә Әхмәтшинага тапшырылды.
Газета укучыларга да бүләк әзерләнгән иде. Кичә барышында 2021 елның икенче яртыеллыгына алдан язылучылар арасында “Интерьер” мебель кибетеннән – өй җиһазы уйнатылды. Барабаннан 48 квитанция арасыннан бәхетле приз иясен иганәче - кибет хуҗасы Диләрә Хәбибуллина үзе тартып чыгарды. Призга Стәрле авылыннан Атлас Сәгытдинов ия булды.
Кичәдә газетаның юбилеена багышлап нәшер ителгән “Үткәннәрне барлап, киләчәккә ышанычлы атлап” дип исемләнгән китап та тәкъдир ителде.
Фойеда “Маяк” газетасы редакциясе музее, архив бүлеге, район үзәк китапханәсе китап күргәзмәләре оештырылган иде.
“Маяк” газетасы редакциясе коллективы чараны югары дәрәҗәдә үткәрүдә ярдәмнәре өчен район һәм “ТАТМЕДИА” җитәкчелегенә, мәдәният хезмәткәрләренә, килгән кунакларга, тамашачыларга тирән рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев