Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

«Маяк» газетасы редакциясендә беренче сыйныф укучыларына портфельләр бүләк иттеләр

Уку елы башланыр алдыннан гадәттәгечә, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте тарафыннан район редакциясе хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләкләр тапшырыла.

Бу "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында үтә. 

Шушындый күркәм бүләкләү чарасы бүген «Маяк» газетасы редакциясендә узды.

Тантаналы шартларда газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов булачак беренче сыйныф укучыларына “ТАТМЕДИА” бүләкләрен тапшырды.  Әлеге матур бүләккә - эчтәлекле, зур иллюстрацияле энциклопедия һәм уку әсбәплары салынган матур портфельгә 3 бала ия булды. Балаларга укуда сынатмыйча, тәртипле-тәрбияле булып үсүләрен, әти-әниләренә яңа уку елында уңышлар теләде. 

– Сезнең тормышыгызда яңа этап башлана, бу яңа вакыйгалар, яңа ачышлар. Бүген сез “тылсымлы” рюкзаклар аласыз, ул сезгә мәктәптә укырга ярдәм итәчәк, иң мөһиме, сез сәламәт булыгыз, тырышып укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез. Хәерле сәгатьтә!  – диде ул балаларга. Шулай ук мондый истәлекле бүләкләр әзерләп, балаларны сөендергән өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйковка рәхмәтләрен дә белдерде.

Ата-аналар өчен дә бу сөенечле вакыйга булды.

– Кызым Сәидә мәктәпкә баруны түземсезлек белән көтә. Инде үзебез әти-әни буларак та дулкынланабыз. Балаларыбызга - беренче класска баручыларга шундый игътибар күрсәтүләре өчен „ТАТМЕДИА“ җитәкчеләренә зур рәхмәт. Эш урыныбыз икенче өебез кебек, монда аларга шундый игътибар булу сөендерә, — дип сөйләде “Маяк” газетасы журналисты Рәилә Яриәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев