Азнакаево
  • Рус Тат
  • Интернет ресурслар заманында басма матбугатның хәле һәм роле - ФОТОРЕПОРТАЖ

    ​​​​​​​19 майда Татарстанда матбугат көнен билгеләп узалар. Әлеге уңайдан «Маяк» газетасы редакциясендә басма матбугатның бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәл узды.

    Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район профсоюз оешмаларының координацион советы һәм «Азнакайнефть» идарәсе профсоюз оешмасы рәисе Рәфис Хәсәнов, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран-журналист Нәсимә Камалиева, алдынгы почтальон Айгөл Кобычкина, Яшьләр үзәге белгече Фирүзә Садыйкова, актив хәбәрчебез Нурулла Гобәйдуллин һәм редакция хезмәктәрләре катнашты.

    Газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов кунакларны сәламләп, кыскача редакция эшчәнлеге белән таныштырды.

    – «Маяк» газетасының 90 еллык тарихы бар. Анда Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Нур Әхмәдиев, Ирек Бәдретдинов, Ибраһим Дәүләтшин, Нихат Мозаффаров, Әхәт Мөхәммәтшин, Мөгамбәр Шәрифуллин кебек легендар шәхесләр, атказанган журналистлар эшләве белән горурланабыз, – дип башлады ул сүзен. – Узган гасырның 80-90 нчы елларында газета 12 мең данә тираж белән чыккан булса, бүгенге көндә аны 6500 кеше алдыра һәм «ТАТМЕДИА» басмалары арасында иң күп тиражлылардан санала. Газетага язылу чорында район җитәкчелеге бик зур ярдәм итә. Предприятие-оешмаларда үзләренең ветераннарына, инвалидларга бушлай яздырту оештырыла. Узган ел Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев 520 азнакайлыга «Маяк» газетасына язылу бүләк итте. Редакциянең һәрчак сулышын тоеп һәм ярдәм итеп торган районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллинга, барлык администрация җитәкчелегенә, депутатыбыз Рөстәм Мөхәммәдиевкә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Почта хезмәткәрләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Республика конкурсларында җиңгән Әлфия Галиева, Айгөл Кобычкина кебек алдынгы почтальоннар газетабыз тиражын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Басма матбугатка бәя һәрчак артып тора. «Маяк» газетасы редакциясе ташламалар белән халыкны сөендерергә тырыша. Без газетага язылучылар арасында төрле конкурслар оештырбыз, призлар уйнатыбыз. Ике ел рәттән җирле санаторийга юллама уйнаттык, иганәчебез Рөстәм Ибраһимовка бик тә рәхмәтлебез. Газетаның эчтәлеген баету, аны кызыклырак итү өстендә даими эшлибез. «Маяк»ның электрон версиясе дә бар, әмма сайт белән газета бер-берсен кабатламыйлар. Сайтта күбрәк фото һәм видеорепортажлар кулланырга тырышабыз. Газетага исә халыктан килгән хатларны бирергә дигән юнәлеш алдык. Хәбәрчеләребезгә кызыклы язмалары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

    16 майдан 26 майга кадәр «Маяк» газетасына ташламалы язылу бара, бәясе 100 сумга кимрәк. Форсатны кулдан ычкындырмыйча, азнакайлыларны арзан хактан язылып калырга чакырабыз. Предпритие-оешма җитәкчеләре дә ветераннарын, мохтаҗ гаиләләрне онытмаслар, район басмасына язылу бүләк итәрләр дип ышанабыз.

    Матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, Айдар Шәмсетдинов  массакүләм мәгълүмат чараларының районыбыз икътисады үсешендә зур роль уйнавын билгеләп узды.

    – Басма матбугатка Интернет конкурентлыкка килде. Интернет бер яктан уңайлы, әмма начар якларын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә алар икесе аерым барырга тиеш, – дип фикерен белдерде ул. – Өлкән яшьтәгеләр өчен бигрәк тә газета якын. Шөкер, укучылар саны кимеми. Бүгенге көндә хакимият газета белән тыгыз элемтәдә, килешеп, аңлашып эшлибез. Районда булган яңалыкларны халыкка дөрес итеп җиткерәсез, социаль мәсьләләрне хәл итүдә ярдәмегез зур. Газета халык белән хакимият арасында элемтәче ролендә. Үзем дә “Маяк”ны яратып укыйм, бик кызыклы һәм файдалы, дөрес юлдан барасыз дип уйлым. Киләчәктә газетаның укучылары тагын да артсын, эчтәлеге бай булсын. Ураза аенда саваплы гамәл кылып, предприятие-оешма җитәкчеләре үзләренең ветераннарына район газетасына язылырга ярдәм итсеннәр иде.

    Район газетасы шәһәребездәге иң эре сәнәгать предприятиесе – “Азнакайнефть” идарәсе белән һәрчак тыгыз элемтәдә булды. Күп еллар “Азнакай нефтьчесе” дигән уртак сәхифә дә чыгып килде.  Бүген дә газетаның яшәешен нефтьчеләрдән, предприятие-оешмалардан башка күз алдына да китереп булмый. Район басмасы хакында профсоюзлар лидеры Рәфис Хәсәнов та үз фикерләре белән уртаклашты.

    – “Маяк” һәрчак маяк булып калачак. Ул район, аның кешеләре тормышын яктырта. Алга киткән илләр тәҗрибәсе дә басма матбугатның яшәвен күрсәтә. Телевидение чыккач, театр, кино бетәр дигән иделәр, алар яши бит, димәк, басма язмаларга да кызыксыну кимемәячәк. Газетага әз генә “тоз-борыч” җитеп бетми кебек, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне дә чагылдыру, тәнкыйть кирәк. Эшче һөнәрләрне популярлаштыру, сәләтле, уникаль кешеләрне яктырту, “Сорау-җавап” рубрикасы шулай дәвам итсен иде.  Бакчачыларга һәм башка файдалы киңәшләр газетаны тагын да кызыклырак итә. “Маяк”ны яратып укыйм, журналистларга яңа иҗади ачышлар телим, – диде ул.

    Әлбәттә, газетаны халыкка җиткерүдә почта хезмәткәрләренең өлеше зур. Түгәрәк өстәлебезнең кунагы Айгөл Кобычкина бу юнәлештә башкарган эшләре белән таныштырды:

    – Почта хезмәткәрләренең эше – халык белән аралашу. Кайберәүләрне газетага язылырга үгетләргә дә кирәкми, үзләре сорап алалар, ә кайберәүләргә аңлатырга кирәк. Өлкән буын район газетасыннан башка тора алмый. Үзегез беләсез, пенсия акчасы күп түгел, әмма алар һәрчак җаен табарга тырышлар. “Маяк”ка ташламалы язылу чорларын көтеп алалар. Газета чыккан көнне соңгарак калсаң, борчылып шалтырата башлыйлар. Бер пенсионер укыр нәрсә юк дип язылмый иде, мин аңа “Маяк”ның берничә санын бирдем. “Кызык икән”, – дип яңадан үзе чакыртып язылды. Почтальоннарга предприятие-оешмалар бүлеп бирелә. Аларга барып, хезмәткәрләрне газета-журналларга яздыру оештырабыз. Барысы да язылмаса да, күпчелеге языла. Безнең почтада “Шәфкатьлелек агачы” акциясе бара. Кемдер үзе газета укырга яратмый икән, берәр пенсионерга, инвалидка, ятим балага яздырта ала. Андый мәрхәмәтле кешеләр дә бар, рәхмәт аларга.

    Яшьләрне хәзер социаль челтәрләр яулап алды. Алар газета, китап укыймыйлар дибез. Бу чынлыкта да шулаймы? Яшьләр үзәге методисты Фирүзә Садыйкованың бу җәһәттән үз фикере:

    – Азнакай яшьләре өчен басма матбугат – ул өлге. Интернет – тиз рәвештә мәгълүмат алу чарасы, бик уңайлы, сүз дә юк. Анда кире элемтә бар, кешенең реакциясен шунда ук күрәсең. Ә газетада – дөрес мәгълүмат яктыртыла, ул кешенең эчке культурасын арттыра. Аңлы яшьләр газета-журналларны укый. Интернетта кемнәр безгә кызыклы, шулар белән аралашабыз, аларга язылабыз. Газетада да яшьләр тормышы, аларга кагылышлы актуаль сораулар, иҗатлары күбрәк бастырылса, отышлы булыр иде дип исәплим. Интернетта укыган мәгълүмат башка кереп калмый, ә менә кул белән тотып укыган әйбер истә кала. Басма матбугат киләчәктә дә актуаль булачак. Моның өчен Интернетның да файдалы якларын алырга кирәктер.

    Өлкән буын журналист Нәсимә Камалиева да басма матбугатның киләчәге бар дип исәпли.

    – Минем яшьтәшләр – газетаның өйгә килүен көтеп ала торган кешеләр. Район, танышларыбызның тормышын, хәләтен бары тик газета аша гына белә алабыз. Үзем әзме-күпме заманчарак кеше буларак, интертнеттан да укыйм, ләкин Фирүзә әйтмешли, кулга тотып укыган газетагы җитми инде. Аннан соң анда, чыннан да, дөрес мәгълүмат бирелүе, газетаның документ кебек булуы. Моннан 50 ел элек чыккан язмаларны да кешеләр саклыйлар. Газетаның кадере бетмәскә тиеш. Безнең өчен ул һава кебек кирәк. Кешеләр  газетаны үзләренең көннәрен, тормышларын планлаштыру өчен дә көтеп торалар, танышлар еш кына нәрсә-кайчан булачак дип шалтырап беләшәләр. Мин беренче биттәге уң колонканың һәр яңалыгын укып барам. Иң отшлы ягы шул дип исәплим. Редакция коллективы укучыларны җәлеп итәр өчен бик нык эзләнә, төрле конкурслар үткәрә, безне дә бу эшләргә тарталар. Газета укучылар белән очрашулар оештырыла, бүләкләр уйнатыла. Әйбәт әйбер. Газетаны элек-электән коллектив агитатор, пропагандист һәм оештыручы диләр иде. Район газетасы менә 90 еллап төп мәгълүмат чарасы булып тора һәм без газетаны нәкъ шундый итеп күрергә телибез дә. “Маяк” үз ролен төгәл үтәде һәм үти.

    Бик күптәнге актив хәбәрчебез Нурулла ага Гобәйдуллин да Нәсимә Хәләфовна сүзләрен куәтләп, газетаның агитатор, пропагандист һәм оештыручы булуы өстенә тәрбияче дә булуын ассызыклады.

    – Армиягә киткәнче үк укый идем “Маяк”ны. Көтеп алабыз, безгә кирәк әйберләр күп языла. Соңгы елларда кызыклы рубрикалар пәйда булды, файдалы киңәшләр бирелә. Яшьләр арасында аерылышулар саны күп, алар өчен “Гаилә” почмагы булдыру, тәрбия эше алып бару кирәктер. Маяк газетасы – төбәк музееның бер өлеше дип әйтер идем, ул район елъязмасы. Узган чорлардагы вакыйгалар, шәхесләр турында газета битләреннән укып беләбез. “Маяк” башта “Трактор”, “Коммуна” исемнәрен йөрткән, 90 еллык юбилее уңаеннан шул дәверләрдә эшләгән җитәкчеләрнең, күренекле журналистларның һәрберсе турында халыкка җиткерсәгез иде.  Киләчәктә дә авырлыкларга бирешмичә эшләргә, туры сүзле булып, чынбарлыкны яктыртырга язсын.

    “Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов кызыклы әңгәмә һәм фикерләре өчен түгәрәк өстәлдә катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм газета укучыларга, актив хәбәрчеләребезгә Матбугат көне уңаеннан изге теләкләрен юллады.

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: